Ышаныч
+12 °С
Облачно
вакыйгалар
31 Декабря 2020, 21:00

Биш округта тавыш бирү

Узган ялда биш авыл биләмәсендә урындагы үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар өстәмә сайлаулар үтте.

Узган ялда биш авыл биләмәсендә урындагы үзидарә вәкиллекле органнарына депутатлар өстәмә

сайлаулар үтте.

Аларның нәтиҗәләре белән район хакимияте кырындагы оператив киңәшмәдә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илшат Фатихов таныштырды.

— Сайлаучылар исемлекләрендә барлыгы 1025 кеше теркәлгән иде, — дип сүзен башлады Илшат Рәшид улы. — 727 сайлаучы тавыш бирде, бу 70,93% тәшкил итте.

Арытаба ул һәр округта тавыш бирү ничек үтүенә һәм йомгакларына аерым тукталды. Шулай, Аскын авыл Советы авыл биләмәсе Советының депутатлар корпусына 232 тавыш җыеп (51,56%) Алексей Накаряков үтте. Евбуляк авыл Советында — Эльза Йосыпова (36 тавыш, яки 55,38%), Казанчы — Илзидә Гафиева (48, яки 61,54%), Кашка — Ильвира Талипова (37, яки 42,53%), Күнгәк — Гөлшат Гыйльманшина (22, яки 46,81%).

Әгәр депутатларны күрсәтү субъектлары буенча карасак, дүртесе — “Бердәм Русия” Бөтенрусия сәяси партиясеннән, берсе “Русия Федерациясе коммунистлар партиясе”ннән.

Гомум алганда

Бердәм тавыш бирү көнендә Русиянең 82 төбәгендә төрле дәрәҗә сайлаулар үтте. Республикада 49 территориаль һәм 285 участок сайлау комиссиясе эшләде. Тавыш бирүдә 89640 кеше катнашты, бу тавыш бирүләр ахырына исемлеккә кертелгән гомум санның 52 процентын тәшкил итте.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутат мандатларын түбәндәге партия вәкилләре: “Бердәм Русия” — 193, “Гадел Русия” — 14, ЛДПР — 6, КПРФ — 2, “Русия патриотлары” — 3, “Пенсионерлар партиясе гаделлек өчен” — 1 ала, ә 37 мандат үз-үзен күрсәтүчеләргә бирелә.

Барлыгы 256 мандатка дәгъва иттеләр. Шуларның 50 — төп сайлауларда: Белорецк шәһәр биләмәсе Советына — 20, Бөре шәһәр биләмәсе Советына — 20, Уфа районы Йоматау авыл биләмәсе Советына — 10, калган 206сы — өстәмә сайлауларда алынды.

Сайлау һәм тавышларны исәпләү барышын участок сайлау комиссияләренең 200 әгъзасы һәм һәм 400дән артык күзәтүче контрольдә тотты. Сайлау кампанияләрен яктырту өчен 50 киңкүләм мәгълүмат чараларыннан 144 журналист БР Үзәк сайлау комиссиясендә аккредитация үтте.

Йоматау авыл Советында урнашкан өч участокта КОИБ-2010, ә калганнарында машина укучы код ярдәмендә йомгаклау протоколлары төзү технологиясе уңышлы кулланылды.

Наталья Пушкарева.
Читайте нас