Ышаныч
+14 °С
Облачно
вакыйгалар
31 Декабря 2020, 21:00

Авылга яхшы юл төзелде

Һичшиксез, юллар һәр авыл тормышында мөһим роль уйный.

Һичшиксез, юллар һәр авыл тормышында мөһим роль уйный. Ә Зирекле Чишмә авылы халкы өчен бу бигрәк тә кискен мәсьәлә була, чөнки юл өзеклегендә машинада түгел, җәяү дә йөреп булмый. Һәм менә еллар үтү белән проблема хәл ителә: “Уралуниверсалстрой” җәмгыяте көче белән район һәм республика юл фондлары исәбенә Кыйгазы-Зирекле Чишмә юлына ком-вак таш салына (озынлыгы 7 км).

Башкортстан Республикасы көне алдыннан юл ачылуы авыл халкы өчен чын-чынлап бәйрәм булды. Шулай булмыйча, торак пункттагы юлсызлык мәсьәләсе хәл ителә бит. Урындагы халык билгеләвенчә, нәкъ шул заманында күп халык яшәгән авыл бушап калуына сәбәпче була. Бүген биредә 12 йортта (икесе күптән генә төзелгән) 44 кеше исәпләнә, шуларның бишесе — укучы, дүртесе — студент, унысы — пенсионер.

Авырлыклар артта калды

— Юл өзеклегендә авыл эчендә йөрү түгел, авылга кереп тә булмый иде.

Петропавловка мәктәбенә бару өчен балаларга мәктәп автобусына кадәр авылны чыгарга кирәк иде. Алар күбрәк интернатта яшәде. Бүген “Уралуниверсалстрой” җәмгыяте юлчыларының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә балалар көн дә кайтып йөри, — ди өч бала анасы, авыл старостасы Рушания Габдулла кызы. — Юлсызлыкка бәйле балаларның күпчелеге 9 сыйныфтан соң урта һөнәри уку йортларына керергә мәҗбүр булды. Шул сәбәпле күп кенә гаиләләр дә район үзәгенә күчте.

Бәйрәм кунагы, Зирекле Чишмәдә туып-үсеп бүген Петропавловка авылында яшәүче Роза Сәгыйтова авылда юлның элек-электән булмавы турында сөйләде. Балачагын искә төшереп, Кыйгазы авылы мәктәбенә җәяү җиде километр йөреп укулары турында билгеләп үтте. Дәрескә соңга калмас өчен алар иртәнге сәгать алтыда торып, җидедә юлга чыкканнар. — Туры юл урман аша үтә иде, шулай булгач, төлке, бүреләр дә күрергә туры килде, — ди ул. — Аю да бар диләр иде. Без курыкмадык, чөнки 30-40 бала йөрдек (ул вакытта күп балалы гаиләләр бихисап була, һәр гаиләдә 7-8 бала).

Күршеләренең шатлыгын уртаклашырга Дәүләт авылында яшәүче Сәгыйтҗан хәзрәт Галимшин да килгән. Ул да шушы авылга атта да үтеп булмый иде, дип билгели. Шулай булгач, юл салыну — урындагы халыкның күптәнге хыялы. Шушы юнәлештәге эшнең уңышлы башкарылуын, “Уралуниверсалстрой” җәмгыяте юлчылары агымдагы елда Дәүләт авылында да тырыш хезмәт салуын, биредә дә юлсызлык мәсьәләсе хәл ителүен билгеләде.

Мөһим мәсьәләгә караш

Бәйрәмнең мәртәбәле кунакларын: район хакимияте башлыгы Фларит Усманов, БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Светлана Бурдюк, район хакимияте башлыгының төзелеш, тормыш-яшәеш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаров, “Уралуниверсалстрой” җәмгыяте җитәкчесе Винер Гәрәевны һәм шушы юлны ремонтлауда катнашучыларны икмәк-тоз, җыр-бию белән каршы алдылар.

— Бүгенге чара — туган төбәгебез тарихында теркәлгән мөһим вакыйга, — диде Фларит Усманов. — Юллар — авыл хуҗалыгы эшчәнлеген, агач эшкәртү, кече һәм урта эшкуарлыкны, мәдәниятне, мәгарифне һәм урындагы хезмәтләндерү өлкәсен үстерү нигезе. Бер сүз белән әйткәндә — бу район үсешендә яңа импульс. Бүгенге вакыйга халыкка иртәгәсе көнгә өмет бирер дип ышанам.

Светлана Николаевна да Зирекле Чишмә авылы халкын Республика көне һәм куанычлы вакыйга уңаеннан тәбрикләде. Ул Төбәк башлыгының, БР Хөкүмәтенең җылы котлауларын җиткерде һәм якты киләчәк теләде.

— Юллар төзелеше һәм ремонты — районда өстенлекле юнәлеш, — диде чыгышында Петропавловка авыл биләмәсе башлыгы Альбирт Кадимов. — Берничә ел элек күрше районнарда булып, андагы юллар төзелешенә, ремонтына ак көнләшү белән карый идек. Бүген килеп бу юнәлештә эшләр безнең төбәктә дә уңышлы башкарыла. Дәүләт, Зирекле Чишмә авылларына юллар салынды, Петропавловкада ремонтлана, Ярма-Ялан һәм Кыйгазы юлларын ремонтлау планлаштырылган. Нурихан Закиров бар халык исеменнән рәхмәт белдереп чыгыш ясады. Ул юл, беренче чиратта, балаларга һәм аларның ата-аналарына кирәк иде, дип билгеләде. Һәм авыл тормышы тулы куәтенә кайнар һәм биредә яшәүчеләр күчеп китмәс, ә, киресенчә, биредә яшәүчеләр саны артыр дигән ышаныч белдерде. Чөнки яшәеш өчен шартлар тудырылган: юллар ремонтланган, күптән түгел яңа электр тапшыру линияләре төзелгән.

Тантаналы өлештән соң юл ремонтлауда тырыш хезмәт салган юл эшчеләре район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Шулай ук Вадим Могътәбаровка һәм Винер Гәрәевка Петропавловка авыл биләмәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Бәйрәм уңаеннан

Кызыл тасманы тантаналы рәвештә кискәннән соң, кунаклар сый-хөрмәттән сыгылып торган бәйрәм табыны янына үтте. Биредә нәрсә генә юк!?

Камыр ашлары, салатлар, пылау, чәй, җимешләр һ.б., өстәл муллыктан сыгылып тора. Боларның барысы да халыкның бердәм көче белән әзерләнгән.

Әйткәндәй, мәртәбәле кунакларны иртәдән көттеләр, ә көтеп алган вакыйгага әзерлек күпкә алдан башланган. Бәйрәм өстәленә меню төзелгән, азык-төлек алынган. Халыкның күптәнге хыялларын гамәлгә ашыруда ярдәм иткәннәргә рәхмәт белдерәсе килде. Кыскасы, бәйрәмгә барысы да ныклы әзерләнгән, һәр кеше гомум эшкә үз өлешен кертергә тырышкан.

Наталья Пушкарева.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас