Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
25 декабрь 2020, 17:40

Чыршы бәйрәме сәләтле балаларны җыйды

Яңа ел — тылсымлы бер мизгел, күңелле мәшәкатьләр, бәйрәм ыгы-зыгысы. Һәммәбез дә ниндидер могҗиза көтә, бигрәк тә балалар. Ә өлкәннәр инде бу вакытта, әйтерсең лә, тылсым ияләренә әйләнә.Агымдагы елда район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәме Аскын 1нче мәктәбендә үтте. Чара илдә килеп туган пандемиягә бәйле төрле чикләү, саклану чараларын исәпкә алып, район үзәгенең ике һәм авыл мәктәпләреннән килгән балаларны (барлыгы 90 укучы) өч төркемгә бүлеп оештырылды.

Яңа ел — тылсымлы бер мизгел, күңелле мәшәкатьләр, бәйрәм ыгы-зыгысы. Һәммәбез дә ниндидер могҗиза көтә, бигрәк тә балалар. Ә өлкәннәр инде бу вакытта, әйтерсең лә, тылсым ияләренә әйләнә.
Агымдагы елда район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәме Аскын 1нче мәктәбендә үтте. Чара илдә килеп туган пандемиягә бәйле төрле чикләү, саклану чараларын исәпкә алып, район үзәгенең ике һәм авыл мәктәпләреннән килгән балаларны (барлыгы 90 укучы) өч төркемгә бүлеп оештырылды.
Бу күркәм бәйрәм олимпиадаларда, спорт чараларында һәм иҗади конкурсларда район намусын лаеклы яклаган балаларны дәртләндерү максатыннан үткәрелүен билгеләп үтү урынлы булыр.
Ришат Марат улы котлау сүзендә балаларга барлык өлкәдә дә уңышлар, югары нәтиҗәләр, яңадан-яңа үрләр, җиңүләр теләде. Хакимият башлыгы билгеләвенчә, районыбыз чын-чынлап яшь буын белән горурлана ала һәм бүген алар уй-теләкләрен гамәлгә ашыра алсын өчен мөмкин буланның барысы да эшләнә.
Балалар өчен шулай ук “Мельница” Балалар иҗаты үзәге педагоглары әзерләгән яңа ел тамашасы оештырылды. Ул актерларның чагу костюмнары, матур чыгышлары, мавыктыргыч сюжеты һәм декорациясе белән балаларга шатлык-куаныч өләште. Мондый чаралар оештыру районда күркәм гадәткә әверелде, чөнки бу — яхшы уку, спорт һәм иҗат өлкәсендә зур уңышларга ирешү өчен менә дигән этәргеч.
Читайте нас: