Ышаныч
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
3 декабрь 2020, 18:50

Күркәм бәйрәм уңаеннан

Район хакимиятендә гүзәл затлар Әниләр көне уңаеннан котлаулар кабул итте. Бүләкләү тантанасы “Ана даны” медален тапшырудан башланды.

— Бу югары бүләк Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы буенча бирелә, һәм аны, Гөлнур Тимерхан кызы, Сезгә тапшыру, минем өчен зур горурлык, — диде район хакимияте башлыгы Ришат Дихин. — “Ана даны” медале белән биш һәм аннан күбрәк бала үстергән генә түгел, ә аларны лаеклы, иленең чын патриоты итеп тәрбияләгән әниләр бүләкләнә. Кушкүлдән Гөлнур һәм Рәфис Мирхәйдәровлар гаиләсендә ике ул һәм өч кыз тәрбияләнә. Өлкән кызлары Энҗе Аскын 2нче мәктәбендә (6 сыйныф), Ридаль (3 сыйныф) белән Рамазан (1 сыйныф) Султанай мәктәбендә укый. Ә кечкенәләре Әлфинә белән Назгөл өйдә. Балалар үзара бердәм, дуслар. Актив тормыш рәвеше белән яшәүче тату гаилә бәйрәмнәрдә һәрвакыт бергә. Ришат Марат улы Гөлнур Тимерхан кызына югары бүләкне тапшырып, бәләкәй генә авылда яшәп, балаларына төпле белем һәм күркәм тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында агымдагы елда Әниләр көнен республика күләмендә үткәрү мөмкин булмады. Ришат Марат улы бәйрәм уңаеннан Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгыннан истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар тапшырды. Шулай ук районда зур җәмәгать эше алып барган хатын-кызлар, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче һәм күпбалалы әниләр дә бүләк алды. Район хакимиятенең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Гөлшат Гайсина, Кушкүлдән Гөлнур Мирхәйдәрова район хакимияте башлыгы кулыннан истәлекле бүләкләр алды. Мондый бүләкләргә шулай ук Аскын авылыннан табиб-инфекционист Ралина Негара, Айгөл Сафина, Карткисәктән Әлфия Муллаәхмәтова, Куяштырдан Алевтина Солодова (Аскын 1нче мәктәбе укытучысы) лаек булды. Әйткәндәй Районыбыз территориясендә “Ана даны” медале мактаулы исемне лаеклы йөрткән 183 әнигә тапшырылды. Шулай ук 1742 бала тәрбияләгән 500дән артык күпбалалы гаилә исәпләнә. Фәйрүзә Юнысова. Автор фотосы.
Читайте нас: