Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
19 ноябрь 2019, 12:00

Аграр бизнес үзәге — Уфада

Иртәгә республика башкаласында “Безнең бренд” IV азык-төлек фестивале үз эшен башлый

Башкортстан Идел буе төбәгендә куәтле азык-төлек сәүдәсе үзәге буларак елдан-ел киңрәк таныла бара. Моны башкалабыз Уфада дүртенче ел рәттән үткәрелүче “Безнең бренд” фестивале дә ачык дәлилли. Махсуслашкан азык-төлек фестивале быел 20-23 ноябрьдә ВДНХда үтәчәк. Мәртәбәле чарада илнең билгеле аграр бизнес вәкилләре, сәүдә маркетингы белгечләре, куәтле җитештерү индустриясе җитәкчеләре катнашуы көтелә.

Соңгы мәгълүмат­ларга караганда, аграр сәүдә форумында катнашу өчен илнең төрле төбәк­ләреннән унбишләп компания заявка биргән. Шул исәптән, Мәскәү, Сочи, Краснодар крае, Дондагы Ростов, Екатеринбург, Томск, Пермь һәм башка төбәк-шәһәрләрдән билгеле аграр җитеш­терүчеләрнең катнашуы көтелә. “Безнең бренд” фес­тивалендә сыр һәм сөт продукцияләре эшлән­мәләре, колбаса, кондитер ризыклары, дистәләгән төрдәге ярма, кошчылык продуктлары һәм башка азык-төлек төрләре тәкъдим ителәчәк.

Белешмә. Узган елгы фестивальдә тәкъдим ител­гән күргәзмәләр 2500 квадрат метр мәйданны биләде. Анда төрле кате­гориягә караган 90нан артык катнашучы үз продукциясе белән таныштырды. Аграр форум кысаларында дистә­дән артык конкурс һәм эшлекле чара оештырылды. Фестиваль эшчәнлеге белән 14500дән артык кеше танышты.

Шуны ассызыкларга кирәк, “Безнең бренд” фестивале Башкортстанның икътисади тормышында зур вакыйга булып тора. Ил төбәкләреннән килүче аграр бизнес вәкилләре биредә Башкортстанда җитеш­терелгән экологик яктан саф продукция төрләре белән иркенләп таныша һәм җитештерүчеләр белән турыдан-туры очрашып, кызыксындырган сорауларына җавап таба ала. Әйткәндәй, фестивальдә күпмилләтле Башкорт­станның милли традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә нигез­ләнеп әзерләнгән эшлән­мәләр, ризыклар төре дә бихисап. Башкортстан балы, каз, казылык, кымыз кебекләре Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә республика маркасы буларак танылды һәм алар быел да читтән килүче кунакларның игътибар үзәгендә булыр дигән ышаныч бар.
— Мондый чара­ның Башкорт­станның башкаласы Уфада уздырылуы безнең өчен яңа сәүдә мәй­данчыклары гына түгел, зур мәртәбә дә булып тора, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. — Без алтынчы ел инде “Башкортстан продукты” проектын уңышлы тормышка ашырабыз. Продукциягә әлеге билге куелуы аның натураль чималдан һәм экологик яктан саф продукция булуын, шулай ук Башкортстанда җитеш­терелүен күрсәтә. Әлеге вакытта мондый билгегә 380гә якын төрдәге предприятие лаек булды һәм алар тарафыннан 11080 төрдәге продукция “Безнең бренд” маркасы белән чыга. Әлеге юнәлештә фермерлар аеруча уңышлы эшли. Хуҗалык итүнең кече форма­ларының авыл хуҗа­лыгы кооперативларына бер­ләшүе аларга сәүдә базарына ышанычлырак үтеп керергә булышлык итә. Әлбәттә, Башкортстанда җитеш­терелгән аграр продук­циянең экспорт куәте дә зур. Без бу юнәлештә актив эш алып барабыз.
Башкортстан — Русиянең аграр җитештерү һәм тышкы сәүдә базарында катнашу мөмкинлек­ләре зур булган төбәкләрнең берсе. Республикада авыл хуҗалыгы җитештерүе белән 6 меңнән күбрәк фермер хуҗалыгы, 800дән артык азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе шөгыльләнә, 27 меңгә якын сәүдә оешмасы бар. Димәк, “Безнең бренд” форумында катнашучы чит төбәк кунак­ларының да сәүдә-хезмәттәшлек элемтә­ләрен ныгыту географиясе киң дигән сүз.
Автор: Олег Төхвәтуллин
Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: