Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
12 сентябрь 2019, 11:14

Уфада “Башкорт балы” фестивале үтәчәк

Ярминкә умартачылар бәйгеләре, күңел ачу чаралары белән баетылачак.

Ярминкә умартачылар бәйгеләре, күңел ачу чаралары белән баетылачак.

14 сентябрьдә Уфаның Ленин исемендәге мәйданында “Башкорт балы” фестивале узачак. Әлеге матур чарада бал, умартачылык һәм апитерапия продукциясе, төрле сувенирлар сату да оештырылачак.

Ярминкәдә балның сыйфатын бәяләү буенча күчмә ветеринария лабораториясе эшләячәк. Фестивальгә килүчеләр өчен концерт номерлары әзерләнә, күңел ачу программасы да бай булачак. Күңелле тамаша иртәнге сәгать 9дан 5кә кадәр дәвам итәчәк.

Фестиваль барышында “Муниципаль районны иң яхшы һәм тулы итеп күрсәтү”, “Иң матур бизәлгән сәүдә ноктасы”, “Умартачылык продукциясенең киң ассортименты”, “Иң яхшы бал”, “Югары сыйфатлы умартачылык продукциясе”, “Умартачыларның гаилә династиясе” һәм “Фестиваль кунаклары бәясе буенча иң яхшы бал” номинацияләрендә умартачылар арасында бәйгеләр уздырылачак.
Читайте нас: