Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
6 сентябрь 2019, 12:02

Сертификатлар тапшырылды

Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин оператив киңәшмәдә Аскын авылыннан Шәңгәрәевлар гаиләсенә Башкортстан Республикасы территориясендә торак сатып алуга яисә шәхси йорт төзелешенә 952780 сум күләмендә социаль ярдәм алуга таныклык тапшырды.

Район хакимияте башлыгы Ришат Дихин оператив киңәшмәдә Аскын авылыннан Шәңгәрәевлар гаиләсенә Башкортстан Республикасы территориясендә торак сатып алуга яисә шәхси йорт төзелешенә 952780 сум күләмендә социаль ярдәм алуга таныклык тапшырды.

Рафина һәм Булат Шәңгәрәевлар торак шартларын яхшыртуга 2016 елдан алып “Яшь гаилә” категориясендә исәптә тора.


Торак проблемасы... Район хакимияте торак мәсьәләсендәге авырлыкларны хәл итүдә актив катнаша. Агымдагы елның сентябрендә торак алуда чираттагы ярдәмне янә ике гаилә алды. Рафина белән Булат Шәңгәрәевлар (фотода) өч ул үстерә. Айгиз белән Илназ Аскын 1нче мәктәбендә белем ала, ә Алмаз “Күкчәчкә” балалар бакчасына йөри. Гөлнур белән Илнур Әскаровлар да күркәм тәрбия орлыгы салып өч бала үстерә. Мондый ярдәмне район буенча агымдагы ел башыннан 11 гаилә алган.


— Өченче балабыз тугач, безгә Аскын авылыннан бушлай участок бирделәр. Моңардан соң торак программасында катнашу өчен документлар җыя башладык. Бүген кулыбызда хыялыбызны — йортыбыз төзелешен тагын да бер адымга якынайтучы рәсми документ бар, — ди гаилә пары, мондый куанычлы вакыйгага шатланып һәм район хакимиятенә рәхмәт белдереп.

Рафина Әгефәт кызы чыгышы белән Чишмә-Үрәкәйдән, Булат Риза улы — Үршәдедән. Икесе дә урындагы колледжны тәмамлаган. Гаилә башлыгы — водитель, хуҗабикә бухгалтер һөнәрен үзләштергән. Шәңгәрәевлар 2005 елда гаилә учагы кабызып, Үршәдедә яши башлый. Башта —


Булат Риза улының әти-әнисе белән, аннары балалары тугач, аерым яши башлыйлар. Булатның әти-әнисенең гомерләре яшьли өзелә. Беренче сыйныфка барган энесен һәм балачактан инвалид сеңлесен үзләренә опекага алырга туры килә. Шуннан башлап тугыз ел үткән: Рәфис Нефтекама шәһәрендәге нефть колледжына укырга кергән, Миләүшә алар белән яши. Шәңгәрәевлар гаиләсе бик тырыш, уңган, авылда яшәгән чакларында күпләп кош-корт, мал асрый. Алар бүген дә балалар укытырга, якыннарын карашырга, эшкә йөрергә, шәхси ярдәмче хуҗалык тотарга да өлгерә.


Гаилә башлыгы РН “Охрана Уфа” җәмгыятендә водитель-каравылчы, хуҗабикә Аскын авылында шәхси охранада эшли.

Р.S.: Төзелеш өчен социаль ярдәм, торак алу — программада катнашучы һәркем өчен көтеп алынган шатлыклы мизгел. Яшь гаилә тормышындагы яңа этап нәкъ шуңардан башлана. Ә сатып алынган яңа фатирлар, йортлар тату, ныклы гаилә өчен нигез булачак.

Автор фотосы.
Читайте нас: