Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
3 сентябрь 2019, 18:53

Күптән көткән зәңгәр ягулык

Авылда газ булу халык өчен зур шатлык.

Авылда газ булу халык өчен зур шатлык. “Газпром трансгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре Кышлау-Елга авылына илткән биләмәара югары басымлы газүткәргече төзеде. Хәзер табигый газга бөтен йорт хуҗасы да тоташтырыла ала. 100 килешү төзелгән дә инде.

Кышлау-Елга авылы шатлыклы вакыйгаларга бай: яңа мәктәп, газ үткәрелгән.

— Безнең өчен бу куанычлы вакыйга, чөнки газ үткәрү белән тормыш шартлары күпкә уңайлаша, — ди авыл халкы. — Эшне тиз арада һәм сыйфатлы башкарган газ хезмәте белгечләренә зур рәхмәт.

Авылга газ үткәрү районның газ үткәрү һәм газ тәэминаты республика программасында катнашуы нәтиҗәсендә мөмкин була. Халык газүткәргеч сузыла башлау белән проектлар эшли, газ җиһазлары ала башлый.

Һәм менә дулкынландыргыч мизгел килеп җитә: газ бүлү шкафы уты кабына. Моны башкару хокукы район хакимияте башлыгы Ришат Дихинга, “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең генераль директоры, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Шамил Шәриповка, БР мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбердинга, район хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормыш тәэминаты мәсьәләләре буенча урынбасары Вадим Могътәбаровка бирелә.

Хәзер Кышлау-Елга авылы халкына утын хәзерләргә кирәкмәячәк, яшәү шартлары җиңел һәм уңайлы булачак.

— Авылга газ үткәрелү белән халык күңелендә генә түгел, ә йортларында да һәрвакыт җылы, якты булсын, — диде Шамил Госман улы.

Табигый газ абонентлары исемлегендә янә бер торак пункт барлыкка килүе тик горурлану хисе генә тудыра.

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас: