Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
7 август 2019, 01:47

Аскында форель үрчетәчәкләр, Куергазыда евроконтейнерлар җитештерелә

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Хакимият башлыклары сәгате” кысаларында Аскын һәм Куергазы районнары җитәкчеләре белән орашты. Очрашу барышында муниципалитетларның социаль-икътисади торышы, территорияләрне үстерүнең актуаль мәсьәләләре, перспективалы инвестицион проектлар, инфраструктур һәм социаль объектларны төзү мәсьәләләре тикшерелде.

Аскын районы хакимияте башлыгы Ришат Дихин әйтүенчә, бүген инвестицияләрне җәлеп итү буенча актив эш алып барыла. Районда эре проектлар тормышка ашырыла, алар арасында майлы культуралар орлыкларын эшкәртү буенча завод булдыру, 1000 сыерга тукландыру комплексы төзү, шулай ук форель һәм хариус үрчетү өчен күлне төзекләндерү турындагылары да бар.

Моннан тыш, халыктан килгән социаль әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бүленә. Алар инженер челтәрләрен модернизацияләүгә, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм ФАПлар төзүгә, рекреацион потенциалны үстерүгә, юл челтәрен тотуга кагыла.

Очрашуда 10 километрга сузылган Аскын-Күнгәк юлы участогына капиталь ремонт үткәрү кирәклеге тикшерелде.

Радий Хәбиров республиканың 2020-21 елларда финанслау мөмкинлеген тикшереп, социаль әһәмияттәге проектны хупларга әзер булуын билгеләде.

Куергазы районы башлыгы Юлай Ильясов каты калдыклар белән эшнең яңа системага күчүенә кагылышлы тәкъдимнәрне ишеттерде. Районда пластиктан арзан евроконтейнерлар җитештерү бар. Предприятиенең куәте барлык республиканы тәэмин итәргә җитә.

Радий Хәбиров әйтүенчә, мондый проектларга һичшиксез ярдәм итәргә кирәк.

Очрашу кысаларында юл челтәрен модернизацияләү мәсьәләләре, шулай ук Ермолаево спирт комбинаты эшчәнлеге каралды.
Читайте нас: