Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
1 август 2019, 11:19

Имамнар киңәшләште

23-24 июльдә Салават шәһәренең “Ән-Нәби” мәчетендә

23-24 июльдә Салават шәһәренең “Ән-Нәби” мәчетендә имам-ахуннар һәм имам-мөхтәсибләр җыелышы үтте. Аның төп максаты — халыкның үсешен, милләтнең бердәмлеген ныгытуда мөһим булган рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм пропагандалау юнәлешендә мөселман дини оешма­ларының тырышлыгын берләштерү, аларның үзара бәйләнешләрен ныгыту.

Мәртәбәле чарада Аскын районы имам мөхтәсибе Зөфәр Аснаф улы Гыйндуллин да катнашуы тик хуплауга гына лаек. Һәр тантанага хас булганча теркәгәннән һәм чәй эчеп алганнан соң, килгән кунакларны бай эчтәлекле программа көтте. Алар “Ән-Нәби” мәчетенә манара кую, Мәләвез районы Үрге Юлдаш авылы мәчетенә нигез салу тантанасында катнашты. Аннары делегатлар Саргай авылы мәчетендә булды (“Нугуш” сусаклагычында), икенде намазын укыганнан соң, мөслеман ял итү урынын ачуда катнашты. Аннары мәҗлес “Нугуш” сусаклагычы буенча “Башкортстан” теплоходында дәвам итте. Имам-ахуннар һәм имам-мөхтәсибләр кичке һәм ахшам намазыннан соң Зирган поселогы мәчетенә юл тотты. Шулай, Башкортстан имамнарын бер мәйданга туплаган чараның беренче көне күркәм сәяхәткә, онытылмас хатирәләргә бай булды.

Икенче көнне дин әһелләре иртәнге намаздан соң янә чарага әзерләнде. Алар бу көнне савыктыру үзәген ачу тантанасында катнашты. “Ән-Нәби” мәчетендә Коръән укыганнан соң, пленум үтте. Мәҗлестә катнашучыларны Салават шәһәре хакимияте башлыгы, БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, Русия Үзәк диния нәзарәте вәкиле сәламләде.

Әйткәндәй, бүләкләү тантанасында Аскын районы имам-мөхтәсибе Зөфәр Аснаф улы Гыйндуллинга җәмгыятьнең рухи-әхлакый үсешенә, ата-бабаларыбызның тарихи һәм рухи мирасын саклауга саллы өлеш керткән өчен Русия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото архивтан.
Читайте нас: