Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
31 Май 2019, 14:14

Алтынга төрелгән гомер

«Тәвәккәл таш яра” дигән гыйбарә элегрәк ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килгәндер, әйтә алмыйм, ләкин бүгенге тормыш шартларына нәкъ шундый тәвәккәлләр генә яраклаша торгандыр. Авыл тормышының — үз кыенлыклары, шәһәрнең — үз борчу-мәшәкатьләре. Берсен мактап, икенчесен яманларга тел әйләнмәс. Шулай да тормыш мәшәкатьләрен җиңеләйтә алучы тәвәккәлләр һәр ике якта да җитәрлек. Мәсәлән, Күнгәк авылында яшәүче Идия Гафиятулла кызы һәм Әдһәм Шәймөхәмәт улы Гыйльманшиннар нәкъ шундыйларның берсе. Шушы көннәрдә аларның бер-берсенә кирәк-терәк булып гомер кичерүләренә 50 ел тулган.

Ярты гасыр бергә гомер итеп, бер-берсенә таяныч һәм терәк булып, тормыш юлын шатлык-куанычта да, кайгы-хәсрәттә дә җитәкләшеп үткән андый парлар булуы авылга ямь һәм иң мөһиме – дәрәҗә өсти. “Гаилә ныклыгы – ил ныклыгы” дип юкка гына әйтмиләр бит. Әйе, нәкъ ил ныклыгы булган бу гаилә чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек!

Бу олуг гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Гыйльманшиннарның 50 еллык гомер тарихларына күз салып,тәфсилләп язарга утырсаң, үткәннәрне бер генә кәгазь бите дә сыйдыра алмас иде. Шулай да тормыш юллары бик күп шатлык, сөенеч тулы хәлләрне дә, ачы күз яше тулы вакыйгаларны да үз эченә алган “алтын кияү” һәм “кәләш”нең үткән тормышларына кыскача гына тукталып үтмичә мөмкин түгел.

Идия апа бәләкәй чагыннан ук җор сүзле, акыллы, эшчән, сабыр булып үсә. Колхозда савымчы булып эшләгәннән соң, озак еллар көнкүреш йортында тегүче булып хезмәт сала. Һәрнәрсәдә матурлык күргән Идия апа якыннарын, туганнарын, дусларын берсеннән-берсе чагу кул эшләре белән сөендерә. Аның оста куллары эшләгән иҗат җимешләрен санап бетергесез. Шулай ук бар гүзәл затларга хас булганча гөл-чәчәкләр үстерергә ярата. Ә инде аның ун ел дәвамында сәхнәнең йөзек кашы булып “Ядкарь” ансамблендә чыгыш ясавы тик хуплауга гына лаек.

Тормыш иптәше Әдһәм Шәймөхәмәт улы да хәләленнән һич тә калышмый. Кулында ут уйната дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Хезмәт эшчәнлеген электрик, нефтьче, элемтә тармагына багышлый. Әйткәндәй, гаилә башлыгы авылда, район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларында актив катнаша.

Үрнәкле гаилә сөю-сәгадәт бакчасында назлап Лиана, Әлфинә, Илһам исемле балаларга күркәм тәрбия орлыклары салып үстереп, белем биреп, олы тормыш юлына чыгара. Кызлар тормышларын медицина өлкәсенә багышлый, үзаллы гаилә корып, берсе Красноуфимск шәһәрендә, икенчесе Олы Ыктамак авылында гомер кичерә. Ә төпчекләре педагог һөнәрен үзләштереп, Мәскәү шәһәрендә яши. Бүген бәхетле дәү әти белән дәү әни оныклары Римма, Вадим, Эльвинаның уңышларына сөенеп гомер кичерә.

Гыйльманшиннар тормышны сөеп, тәмен белеп яшәгәнгә күрәдер, яшь һәм алчаклар. Уртак максатлы һәм бер сүзле булып яшәгәнгә тыныч, сокландыргыч тормыш көтәләр. “Бәхетне һәркем үзенчә таба. Авылда, туган җиреңдә тапканы кадерле дә, газиз дә”, — ди алар. Идия апа белән Әдһәм абый билгеләвенчә, гаилә учагы һәрвакыт җылы, якты булып, үзенә тартып торса гына, кеше анда күңел рәхәтлеге, җан тынычлыгы таба. Ә хатын-кыз, әлбәттә, аны саклаучы һәм җылытучы. Гомумән, гаиләнең иминлеге, бөтенлеге, сәламәт яшәү рәвеше алып баруы да күп очракта хатын-кызга белән бәйле. Ә ир-атка мал табучы, гаиләне туендыручы, матди якны кайгыртучы роле йөкләтелгән. Менә шул ике үлчәү тигез булса, гаилә ныклы, аның кыйммәтләре мәңгелек булып кала. Ә тату, бердәм Гыйльманшиннар гаиләсендә бу кыйммәтләр чын-чынлап саклана.

Булдыклы гаилә авылда яшьләр көнләшерлек дөнья көтә. Үз көчләре белән салып кергән зур йортлары заманча җиһазландырылган, бакчада яшелчә, җиләк-җимеш дисеңме, ихата тулы мал-туар, кош-корт, исең китәрлек! Бу булдыклы гаиләне тормыш көтәр өчен генә яратылган диярсең. Әдһәм абыйның ихата-курасын, Идия апаның өй эчен чиста-пөхтә тотулары һәркем өчен сокланырлык. Кунакчыл йортларының уты, нуры авылга ямь биреп әллә кайдан балкып тора, күршеләре, туганнары, дуслары өчен ишекләр һәрвакыт ачык.

— Күпләр “авылда тормыш көтү авыр, эш күп” дип зарланырга ярата. Әйе, бәхәсләшмим, без дә мал асрыйбыз, бакча үстерәбез — мәшәкать җитәрлек. Әмма аның каравы, авыл халкы табигать кочагында яши. Күңел биреп эшләсәң, бар нәрсәгә дә өлгерергә, авылда да менә дигән итеп тормыш көтәргә була, — ди тынгысыз хуҗабикә.

Кавышканнан бирле инде 50 ел гомер үткән, ә алар әле бүгенге көндә дә тормыштан ямь табып яши. Үзара гел ихтирам итешеп яшәгән бу сөйкемле парларны авылдашлары бик хөрмәт итә, якыннары ярата, балалары олылый.

Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүген бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 50 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Киләчәктә дә бәхет-шатлыклар гына кичереп, тирә-юньгә җылы нурларыгызны сибеп яшәгез әле, Идия апа һәм Әдһәм абый!

Светлана Сәлмәнова.

Зинира Батырова фотосы.
Читайте нас: