Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
8 Май 2019, 14:17

Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан

8 майда Төлгезбаш авылында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган күркәм чара үтте.

8 майда Төлгезбаш авылында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган күркәм чара үтте. Мәктәптә Салимҗан Галимҗанов һәм Шәрип Васиков истәлегенә куелган тактаташка чәчәкләр салынды һәм батырларыбыз бер минут тын торып искә алынды. Анда Аскын 1нче мәктәбеннән Фәрит Шәймарданов, Артур Гыйндуллин катнашты. Шулай ук бу көнне авыл уртасында сугышта һәлак булган якташларыбызга куелган обелискка да гөлләмәләр салу тантанасында Аскын авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов, район хакимияте башлыгының икътисад һәм авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Владислав Гыйльванов катнашты. Зиратта Бәхтигәрәй Гыйззатуллин якты дөньядан күчкән авылдашлар рухына багышлап Коръән аятьләре укыды.
Читайте нас: