Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
8 Май 2019, 14:06

Батырлыгыгыз өчен рәхмәт

Медальләр һәм орденнар урын алган пиджак чираттагы сәгатен көтте.

Медальләр һәм орденнар урын алган пиджак чираттагы сәгатен көтте. Бөек Ватан сугышы ветераны Мәлик Гайсин аны кадерләп кенә шкафтан алды. Җыерчыклы куллары белән кадерле бүләкләрен сыйпап куйды, ә күз алдыннан янә дәһшәтле сугыш еллары үтте.

Мәлик Әгъзам улы сиздермичә генә күз яшьләрен сөртте: барысы да артта — 1941-1945 елларда торып калган. Аллаһыга шөкер, ул кызы Минзилә Мәлик кызы белән кияве Радис Рамазан улы Могътәбаровлар кадер-хөрмәтендә 74нче Җиңү язын каршы ала. Фронтовик Яңа Кара авылында җитеш, имин тормышта гомер кичерә: өстәлдә икмәк, өйдә җылы, чиста, пөхтә. Шушы бәхет түгел мени?

...Ветеранны Җиңү көне белән район хакимияте башлыгы Ришат Дихин, район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Айгөл Сөләйманова, Казанчы авыл биләмәсе башлыгы Илдар Денисламов котлады һәм бүләкләр тапшырды. Сый-хөрмәткә бай чәй табыны артында сүз ветеранның фронт юлы турында барды, кунаклар фотоальбомнар карады.

...Мәлик Әгъзам улының хатирәләре яңара, һәм ул күңеле белән янә 1942 елларга кире кайта. Нәкъ шул вакытта аны, 20 яшьлек егетне, Ленинградны обороналауга җибәрәләр. Шәһәрне дошман ике ел камауда тотуы Мәлик Гайсин өчен тормышындагы иң куркыныч, авыр чор була: халык бомбага тотудан гына түгел, ә ачлыктан да үлә.

Бөтен җирдә үлем сагалый. Әмма 131нче Ропшинск Кызыл байраклы укчылар дивизиясе солдатлары бернигә карамастан артка чигенергә, Ленинградны фашистларга бирергә дигән уйны күз алдына да китерми. Өлкән лейтенант Мәлик Гайсин 1945 елгы Җиңүне азат ителгән Литвада каршы ала.

Мәлик Гайсин кунакларның орден-медальләрен һәм аларга таныклыкларны зур кызыксыну белән карауларын күзәткәндә “Боларның барысы да үтелгән хәрби юл, фронт авырлыклары турында хатирәләр генә, ә иң мөһиме, мин ничәмә йөз солдат исәбендә балаларыбызның, оныкларыбызның, туруннарыбызның аяз күк йөзе, тыныч тормышы өчен 1945 елгы Җиңүгә үз өлешемне керттем” дигән уйларга бирелә.

— Мәлик Гайсин сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы тормышын үсеп килүче буынны тәрбияләүгә багышлаган: ул мәктәптә башта укытучы булып эшли, аннары директор вазыйфасын башкара, — диде Сәфәргали Гатуф улы. — Ул — хезмәт ветераны, мәгариф отличнигы. Туган ягына кайткач, җәмәгать тормышында актив катнашты. Күп еллар КПРФ партиясенең беренчел оешмасы секретаре, шулай ук биләмә депутаты булды.

Мәлик Әгъзам улы ветераннар советы рәисенә олы хөрмәт белән карый: аның туган иле, авылы, төбәге иминлеге өчен керткән саллы өлешен онытмыйлар, хәтерлиләр, димәк, ул 97 еллык гомерен мәгънәле, файдага үткәргән.

Ветеран кунакларны озатканнан соң, машина артыннан озак карап тора, ә хатирәләре янә 1945 елгы Җиңү маена алып кайта. Ә агымдагы елда ул нинди булачак? Мәлик Гайсинның район үзәгенә 9 Майга багышланган тантаналы митингка килү өчен костюмы әзер. Ул, һичшиксез, үткән еллардагы кебек үк зур әһәмияткә ия чарада катнашачак.

Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: