Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
5 апрель 2019, 11:57

"Алга, Башкортстан!"

Республикада "Алга, Башкортстан!" дип аталган яшьләр хәрәкәте төзелде.

Республикада "Алга, Башкортстан!" дип аталган яшьләр хәрәкәте төзелде.

Ул Радий Хәбиров алып барган сәяси юнәлешкә ярдәм итү максатында барлыкка килде. Бүген төбәкнең 70тән артык яшьләр оешмасы җитәкчеләре манифестка кул куйган.

- Яшьләргә әлеге вакытта үзенең активлыгын күрсәтергә кирәк. Аннары көчләрне берләштерү өчен бердәм мәйдан төзү мәсьәләсен караячакбыз, - ди "Бердәм Русия" яклыларның төбәк координацион советы рәисе Константин Канунников.

Республиканың Яшьләр Хөкүмәте инициаторы Гөлнара Хәмиева сәләтле яшьләр ярдәмендә Башкортстан алга китәчәк, дигән ышаныч белдергән.

Беренче очрашуда активистлар эшче орган составын сайлаган. Атнага бер тапкыр җыелып, алар төбәк яшьләр оешмаларының тәкъдимнәрен караячак һәм план төзиячәк. Берлектәге тәүге чара Уфада 7 апрельдә үтәчәк.
Читайте нас: