Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
22 март 2019, 13:05

Лаеклы гомер юлы узган алар

Шушы көннәрдә Кашка авылында гомер итүче Хәсәнә Кәлимуллина һәм Фәтхия Фазлетдинова 90 яшьлек олы юбилейларын билгеләде.

Шушы көннәрдә Кашка авылында гомер итүче Хәсәнә Кәлимуллина һәм Фәтхия Фазлетдинова 90 яшьлек олы юбилейларын билгеләде. Бу күркәм, матур бәйрәмнәре белән аларны район хакимияте башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ришат Дихин һәм Кашка авыл Советы башлыгы Канәфи Шакируллин тәбрикләде, котлау открыткалары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук бирегә һәр юбилярның якыннары, туганнары, балалары, оныклары да җыелган иде. Күркәм, мул табын артында хөрмәтле юбилярларга котлау сүзләре яңгырады, матур теләкләр әйтелде. Ә табынны Кашка авылының “Ак инәйләр коры ” рәисе Сания Салихова әзерләп алып барды. Тулырак мәгълүматны гәзит битләрендә укырсыз.
Читайте нас: