Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
22 февраль 2019, 14:23

Лаеклы гомер юлы

Шушы көннәрдә 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән Гания Мохаярова үткән гомер юлын чын-чынлап бәхетле дип исәпли.

Шушы көннәрдә 90 яшьлек күркәм юбилеен билгеләгән Гания Мохаярова үткән гомер юлын чын-чынлап бәхетле дип исәпли. Ә бит башка өлкән буын вәкилләре кебек аңа да бик күп югалтулар кичерергә, сынаулар үтәргә туры килә.

Гания Сәлим кызына ун яшь булганда әнисе үлеп китә. Әти кулында дүрт бала торып кала. Шулай итеп, балачак тәмамланып, зур тормышка аяк басалар. Бөек Ватан сугышы башлану белән гаиләгә янә кайгы килә: 1942 елда әтиләренең авыр чирдән гомере өзелә. Ә күпмедер вакыттан соң фронттан абыйларының хәбәрсез югалуы турында кара кәгазь килә. Ганиянең укуын дәвам итү мөмкинлеге булмый. Өйдә хуҗалык эшләрендә ярдәм итә, аннары апалары белән басуда, фермада эшли. Ат белән җир сөрә, тырмалата, ашлык чәчә. Хәтта үгезләр җигеп эшләргә дә туры килә. Әлбәттә, бу малкайлар белән эшләве авыргарак туры килә. Үгезләр бер ятса, сәгатьләр буе торгызып булмый, тыңлашмыйлар. Ачлык, ялангачлык хөкем сөрә, печән кибәге ашыйлар, алабутага он кушып, көлчәләр пешерәләр. Язын басуга чыгып, көздән калган бәрәңгене җыялар, аны киптерәләр һәм ботка пешерәләр.

— Авыр булды. Ә кемгә ул елларда җиңел булды икән? Бөтен ил Бөек Җиңү өчен бар көчен салды, — дип искә ала Гания Сәлим кызы. — Ул каһәрле сугышта күп гаиләләр якыннарын, туганнарын югалтты.

Сугыш тәмамланып, акрынлап тыныч тормышка аяк басалар. Гания булачак гомер юлдашы Вәзелханны очрата. Алар икесе дә Кыйгазы авылында үсә. Гаилә корып, йорт салып чыгалар, үз хуҗалыкларын булдыралар. Алар тугыз балага гомер бүләк итә. Вәзелхан Әбелкарам улы эш сөючән, тырыш кеше була. Аның бакыйлыкка күчүенә дә 12 ел үткән.

Гания Сәлим кызы колхоз бакчасында төрле эш башкара. Тынгысыз ханым лаеклы ялга чыккач та, туган колхозына ярдәм итә.

Чәчләренә чал кергән, сәламәтлеге дә бераз какшаган, әмма хезмәт ветераны авыру-сырхаулар алдында баш ими. Ул үзендә изге күңеллелек, сабырлык кебек сыйфатларны саклый алган.

Бүген ул 12 оныгын, җиде турунын сөеп куана. Йорт тирәсендәге эшләрне башлыча үзе башкара дип әйтсәк, һич арттыру булмас. Ә көченнән килмәгәннәренә балалары, оныклары ярдәмләшә.

Петропавловка авыл биләмәсе башлыгы Альбирт Кадимов килеп, юбилее уңаеннан тәбрикләве Гания Сәлим кызы өчен көтелмәгән бүләк була.

— Язмыш сынаулары алдында баш ими, катлаулы тормыш юлын лаеклы үтүегез безнең өчен үрнәк, — диде Альбирт Кадим улы. — Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның, туганнарыгызның кадер-хөрмәтендә озын-озак яшәргә Ходай насыйп итсен! Сез моңа чын-чынлап лаек!

Нина Николаева.

Автор фотосы.
Читайте нас: