Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
15 февраль 2019, 13:04

Тыныч тормышның кадерен белә

Әфган сугышы, ягъни тугыз ел да бер ай һәм 18 көн барган сугыш аша 550 мең совет солдаты һәм офицерлары үткән.

Әфган сугышы, ягъни тугыз ел да бер ай һәм 18 көн барган сугыш аша 550 мең совет солдаты һәм офицерлары үткән. Анда катнашкан 1981-1983 елларда туган яшь егетләр арасында Рәзгать Солтанов та булган.

— Анда барысына да әзер булдым, чөнки беләм — сугыш бит, димәк, барысы да булырга мөмкин. Ходаем, андыйны балаларга, оныкларга күрергә язмасын, — дип җаваплады Рәзгать Солтанов Әфганстанга эләккәч, нинди хисләр кичердегез дигән сорауга.

Туган Күбияз авылыннан аның белән бергә Советлар Союзының Кораллы көчләре сафларында хезмәткә тагын ике егет алына. Төркмәнстанда биш ай өйрәнүләр үткәннән соң, Рәзгать Солтановны Әфганстанга танк водителе һәм төзәүче (наводчик) итеп күчерәләр.

— Янәшәңдә якташың һәм дустың булу бик яхшы. Өчебезнең берсе генә башка бүлекчәгә эләкте, — дип искә ала Рәзгать Әсхәт улы.

Әфган сугышы ветераннары интернациональ бурычларын үтәгән елларны искә алырга яратмый. Анда хезмәтен үткән һәркемнең күңеленә “әфган” үз эзен, тирән ярасын салган.

— Җәен өтеп барган эсселекне, ә төнгә температураның кискен төшүен кичерергә туры килде. Су запасы чикләнгән, һәм бу солдатларның тагын да ныграк хәлен ала иде. Кышын — 50 градуслы салкыннар... Шул ук вакытта анда искиткеч матур табигать! — дип сөйли Рәзгать Солтанов.

Әфганстанда үткәргән еллары турында сөйләгәндә, яугир-интернационалист сугышның фаҗигале, йөрәгенә ук булып кадалган мизгелләренә тукталмаска тырыша. Тыныч тавышы, очкын чәчкән күзләре тормыш тәҗрибәсе туплаган, кыю һәм һәр эштә җаваплылыкны үз өстенә алырга әзер ир-егет икәнлеген күрсәтә. Рәзгать Әсхәт улы 30 еллык хезмәт стажы булган тракторчы. Аскын һөнәрчелек училищесын тәмамлагач та, 20 ел — совхозда, аннары Себер тарафларында эшли, ә 2016 елдан “Башнефть-Добыча” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Арланнефть” нефть-газ чыгару идарәлегенең 4нче цехында хезмәт сала.

Армиядә алган чыныгу аңа, әлбәттә, тормыш авырлыкларын лаеклы үтәргә ярдәм итә. Монда аның өчен төп терәк-таянычы — сөекле тормыш иптәше Кадрия. Ул көн дә ирен җылы сүзләре һәм хәстәрлеге белән эшкә озата, ә кичен тәмле ашлары белән каршы ала. Ир кешегә дәртләнеп эшләү һәм дөнья көтү өчен өйдә хуҗабикә кулы белән тудырылучы хәстәрлек, уңайлык һәм җылылык кирәк.

Үз гаиләләрен корып, матур тормыш көтүче балалары: Вадим, Роза һәм Резеда әти-әниләрен уңышлары белән куандырып тора. Кадрия һәм Рәзгать Солтановлар бүген сөеп туймас биш оныклары өчен яраткан дәү әни һәм дәү әти булып, тыныч тормышның кадерен белеп, һәр көнгә куанып гомер кичерә.

Зинира Батырова.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас: