Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
15 февраль 2019, 12:18

һәр көнгә куанып яши

Җәмгыятебездә ветераннарга аерым игътибар бүленә, чөнки бүгенге тыныч тормышыбыз белән аларга бурычлыбыз.

Җәмгыятебездә ветераннарга аерым игътибар бүленә, чөнки бүгенге тыныч тормышыбыз белән аларга бурычлыбыз. Үкенечкә каршы, ул елларда Туган илебезне дошманнан саклаучылар гына елдан-ел кими. Аларны хәзер кибеттә, урамда очратып булмый. Бөек Ватан сугышы ветераннары хәзер бик өлкән кешеләр. Шуңа күрә аларның озак яшәвен, сәламәт булуын күрү зур куаныч. Шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераны Төхвәт Фәтхуллин 99нчы туган көнен билгеләде. Ул данлыклы 112нче Башкорт атлы дивизиясе составында хезмәт итә. Төхвәт Нигамәт улы беренче тапкыр Олым елгасы буенда барган алышта катнаша. Безнең атлы гаскәрләр бик кыю сугыша, моның өчен Брянск фронтының Хәрби Советы тарафыннан югары бәяләнә. Якташыбызның бигрәк тә Сталинград өчен барган сугыш исендә калган, шулай ук Красноярск хуторы янындагы алыш бик авыр була.

— Немецлар башкорт атлыларын “кыргый дивизия” дип атыйлар иде, — дип сөйли Төхвәт Фәтхуллин. — Без чыннан да дошманның котын ала идек.

Төхвәт Нигамәт улы Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, “Кыюлык өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң данлыклы кавалерист Яңа Муллакай авылында яши, агач агызуда эшли. Тормыш иптәше Бану Низаметдин кызы белән лаеклы ул-кызлар үстереп, матур тәрбия биргәннәр. Өлкән яшьтәге ветеран өчен нәкъ балалары хәзер терәк һәм таяныч булып тора. Аның 99 яшен билгеләргә Аскын авылында яшәүче кызы Фәрзүнә һәм кияве Самат Сәйфетдиновлар өендәге бәйрәм табынына якыннары җыелды. Төхвәт Нигамәт улы бу вакытта кызында кунак булган чагы иде. Фронтовикны зур хөрмәт белән Аскын авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов, район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров котлады һәм бүләк тапшырды.

— Сезнең бер гасырга якын тәшкил иткән тормыш тәҗрибәгез Ватанга, халыкка, туган якка хезмәт итү үрнәге булып тора. Ходай 100 яшегезне дә бергәләп билгеләргә насыйп итсен. Ныклы сәламәтлек, үзегезгә һәм барлык балаларыгыз, оныкларыгыз, туруннарыгызга иминлек телим, — диде Сәфәргали Гатуф улы юбилярны тәбрикләп.

Хөрмәтле ветеранны күркәм юбилее белән котларга Караидел район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин да килде. Ул сәламәтлек, озын гомер теләп, котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырды. Әмма биредә иң мөһиме бүләкләр түгел, ә игътибар, җылы, ихлас аралашу булды.

— Бүгенге көн минем өчен бигрәк тә әһәмиятле. Легендар кеше белән аралашу рух ныклыгын арттыра, күңелне күтәрә, — диде Илдар Вил улы Төхвәт Нигамәт улына сугышта күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы, районның урман сәнәгате тармагында салган намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдереп.

Регина Шәйдуллина.

Марат Юнысов фотосы.
Читайте нас: