Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
7 февраль 2019, 17:31

Тормыш сукмагыннан 60 ел бергә атлыйлар

Моннан төгәл 60 ел элек салкын кышның бер көнендә Төлгезбаш авылыннан ат җигеп, Кышлау-Елга авыл Советына бер пар юл тота.

Моннан төгәл 60 ел элек салкын кышның бер көнендә Төлгезбаш авылыннан ат җигеп, Кышлау-Елга авыл Советына бер пар юл тота. Биредә алар никах теркәү турында таныклык ала. Бәхтегәрәй Зиннәт улы һәм Наилә Закирҗан кызының бәхетле, озын, шатлык-куанычларга бай тормыш юлына башлангыч шунда салына.

Бәхетле гаилә пары бер-берсенә кирәк-терәк булып, иңне-иңгә куеп, авырлыкларны, тормыш сынауларын лаеклы үтеп, авылдашларына үрнәк булып гомер кичерә.

Бәхтегәрәй Зиннәт улы ишле гаиләдә дөньяга беренче аваз сала. Өч абыйсы — Фәрхулла, Гафиятулла, Габбас Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Үзе 1944 елның ноябрендә Кызыл Армия сафларына алына һәм алты ел да алты ай хезмәт итә. Сугыштан соң төрле вазыйфаларда эшли: ферма мөдире, “Дружба” колхозы партком секретаре, почта бүлекчәсе начальнигы һ.б. Эшенә һәрвакыт җаваплы, намус белән карый, принципиальлеге, туры сүзлелеге белән аерылып тора. Эшенә җитди каравына бер мисал китерәсе килә. Төлгезбаш авылында почта бүлекчәсе начальнигы булып эшләгәндә аның эшкә килүенә карап сәгать дөресләргә була иде.

Өлкәнәя төшкәч, гарәп алфавитын үзаллы өйрәнеп, Коръән Кәрим һәм башка дини китаплар укый, авылда мулла вазыйфасын үти, дини йолалар башкара.

Наилә Закирҗан кызының да тормыш юлы олы хөрмәткә лаек. Гомере буе төрле эшләр башкара, мәсәлән, “Төлгез” промартелендә, Аскын урман хуҗалыгында, пекарняда фидакарь хезмәт сала. Хәтта лаеклы ялга чыккач та, өч ел читтән килгән юл эшчеләренә ашарга әзерли. Тынгысыз ханым аш-суга, кул эшләренә оста, үзешчән сәнгать осталарының “Озын көй” конкурсында дипломга лаек була (67 яшендә).

“Май чүлмәге тышыннан күренә”дигән гыйбарә аларның тормышына атап әйтелгән кебек. Нурлы, кунакчыл йортлары һәрвакыт гөл-чәчкәгә күмелеп утыра, биредә чиста, пөхтә, һәрнәрсә үз урынында. Булдыклы хуҗалар өлкән яшьтә булуларына карамастан, җиләк-җимеш үстереп, мул уңыш ала. Аларга кайчан гына барсаң да, һәрвакыт хәрәкәттәләр, ни белән булса да мәшгульләр.

Мәхәббәтле тормыш җимешләре — ике ул һәм ике кызга гомер бүләк итеп, лаеклы тәрбия һәм белем биреп, олы тормыш юлына бастыралар. Балалары Роза, Фәнил, Рәфил, Зилә һөнәр үзләштереп, үзаллы гаилә корып балалар үстерә. Уллары Рәфил Әфган сугышында катнашып, хәрби бурычын намус белән үтәп, исән-сау әйләнеп кайта.

Бәхтегәрәй абый белән Наилә апа балаларының, оныкларының, туруннарының уңышларына куанып гомер кичерә.

Педагогия хезмәте ветераны Венера Фаиз кызы Заһирова Рәфил белән Зиләнең сыйныф җитәкчесе булып икесен дә 5-8 сыйныфларда укытып чыгаруы һәм әти-әниләренең тырыш, уңган бала тәрбияләүләрен һәрвакыт үрнәк итеп сөйли.

Өлкән яшьтә булуларына карамастан, хәтерләре яшьләргә биргесез. Авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә обелиск төзегәндә Төлгезбаш, Олы Күл, Яңа Карыш һәм Усаклы-Елга авылы яугирләре исемнәрен барлауда зур ярдәм күрсәттеләр.

Әйе, тормыш көтү — басу кичү түгел. Нинди генә хәлләрдә дә бер-берсенә терәк, таяныч, тугры булып калган Гыйззәтуллиннар тормышлары белән хаклы рәвештә горурлана ала!

Бәхетле парны гомер бәйрәмнәре белән котларга Аскын авыл биләмәсе башлыгы Рәзиф Махатов, район ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров, Төлгезбаш авылы ветераннар советы рәисе Ярис Зәйдуллин, авыл старостасы Калфәт Фазлетдинов килде. Рәзиф Салихҗан улы олы хөрмәткә лаек Бәхтегәрәй Зиннәт улы белән Наилә Закирҗан кызын ихлас тәбрикләде һәм Башкортстан Республикасы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның котлау хатын укып, истәлекле бүләк тапшырды.

Ярис Зәйдуллин.

Төлгезбаш авылы.
Читайте нас: