90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районыбызда күптән матур гореф-гадәткә әверелде.
Авыл биләмәсе җитәкчеләре район хакимияте башлыгы катнашлыгында өлкәннәрнең өенә барып, бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерә бу көнне. Шул вакытта өлкәннәрнең ничек куанганын күрсәгез: искә алып килгәннәре өчен күзләрендә мөлдерәгән яшь бөртекләре белән бергә олы шатлык балкыган йөзләреннән нурлар бөркелә.
Упканкүл авылының аксакалы, тыл һәм хезмәт ветераны Әхмәтфаик Кәбир улы Кәбиров та шушы көннәрдә олы юбилеен — 90 яшен билгеләде. Ул авылда ихтирамга лаек кешеләрнең берсе. Шушында туып-үсеп, бар гомерен туган төбәгендә хезмәт итүгә багышлаган Әхмәтфаик Кәбировны авылдашлары бик тә уңган, тырыш, әле дә егетләр кебек җитез, җор сүзле, һәрчак ачык күңелле итеп белә. Чынлап та, 90 яшен тутырса да, гомер көзләренә кердем инде дип кул кушырып утырмый ул, йөгереп дөнья көтә.
Әхмәтфаик Кәбир улын бу матур, күркәм бәйрәме белән тәбрикләргә район хакимияте башлыгы Фларит Фоат улы Усманов, Евбуляк авыл Советы башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Алсу Йосыпова, урындагы ветераннар советы әгъзасы Гүзәл Ганиева килде. Алар юбилярга матур теләкләрен җиткерде һәм Русия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Гүзәл Гатаулла кызы да ветераннар советы исеменнән дә котлап, бүләк бирде.
— Сез безнең өчен үрнәк һәм горурлык билгесе булып торасыз. Нинди генә авырлыклар, кыенлыклар аша үтәргә туры килмәгән сезгә, әмма баш имәгәнсез, горур басып алга атлагансыз. Кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, илебез, туган җиребез өчен тырышкансыз. Бар гомерегез хезмәттә үткән. Сезнең тормыш юлыгыз яшьләргә маяк булып торырлык. Киләчәктә дә сәламәт булып, тагын да матур юбилейларыгызны каршыларга язсын! — дигән теләкләрен җиткерде юбилярга район хакимияте башлыгы Фларит Фоат улы Усманов.
Әхмәтфаик абый җиде балалы гаиләдә дөньяга килә. Кечкенәдән уңган, тырыш була ул.
Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән ул чактагы үсмерләр олылар белән беррәттән ал-ял белми эшләп, хезмәттә чыныгып үсә.
Әхмәтфаик Кәбиров та 12 яшеннән колхоз эшендә йөри. Көч җитәме, юкмы аны уйлаучы юк, бары тик эшләргә дә эшләргә, дигән девиз белән яши алар. Аның 43 елдан артык хезмәт стажы моңа ачык дәлил булып тора.
Әйе, килгән авырлыкны ил белән бергәләп күтәрә ул заман кешеләре. Ачлык, ялангачлык үзәккә үтсә дә, күңелләре көр, яшәү дәртләре ташып тора. Бар да илем, туган җирем өчен, дип тырыша. Әхмәтфаик Кәбиров та гомеренең 30 елдан артыгын механизатор һөнәренә багышлый. Алдынгы тракторчы була, колхоз басуларыннан кайтып керми: җирен дә сөрә, икмәген дә үстерә, нинди генә эшләр башкарырга туры килми аңа һәм нинди генә тимер атларны йөгәнләми ул эшләгән дәверендә.
— Элек Бөре, Яңавыл һәм башка районнарга трактор белән йөри идек: ашлык илтәбез, төяп кайтабыз. Өчәр көн барырга туры килә иде. Юл юк, кыш көннәрендә бигрәк тә авыр, күз ачкысыз бураннар котыра, сөйләп кенә бетерерлек түгел. Эй, ул заманнар... В. Кавардаков белән дә бик дус булдык. Минем белән гел күрешеп, хәлләр сораша торган иде. Чәчү вакытында да бергә киңәшләшәбез, бу минем өчен зур горурлык булды, — дип хәтерли Әхмәтфаик Кәбир улы эшләгән чакларын.
— Әтием бервакыт төнлә мине уята, ул миңа бәләкәй балта алып кайткан икән. Алар Бөре шәһәренә эш белән киткән иде. Озак кайтмый тордылар, тракторлары Рәфәндедә ватылып, җәяү кайткан. Миңа бүләккә алган балтасын да калдырмаган. Шулкадәр араны җәяү үтүне без хәзер күз алдына да китерә алмыйбыз, ә ул балтаны да күтәреп кайткан. Минем шатлануларым ул чакта, — дип исенә төшерә балачак хатирәләрен уллары Фәнит.
Әхмәтфаик Кәбир улы тормыш иптәше Фәния Шәфыйк кызы белән алты балага гомер бүләк иткән. Хәзер балалары да күптән инде дәү әни, дәү әти булган, төрле җирләрдә яшәп, эшләп гомер кичерә. Хәләл җефете Фәния Шәфыйк кызы Кыйгазы авылыннан. Кыйгазыга туганнарына кунакка килгән Әхмәтфаик абый Фәния апаны күреп кала һәм бик ошата. Аның белән очрашып сөйләшү теләге белән яна башлый. Икенче барганында туганнары сугыштагы абыйсына хат язып, аны салыр өчен почтага төшкән яшь кенә Фәнияне чакырып кертә, таныштыралар. Озакка сузып тормый чәчләрен-чәчкә бәйли яшьләр. Менә инде шул вакытларга да 64 ел үтеп киткән. Ә бит бар да кичә генә кебек. Узган еллар эчендә бергә кичергән күпме шатлык-куанычлар, күпме көенеч-сөенечләр?! Әйе, гомер аккан сулар кебек, үткәне сизелми дә кала икән шул.
Бүген алар бәхетле картлык кичерә. Тирә-якка нур бөркеп торган йортлары, яннарында балалары, оныклары, читтә яшәгәннәре дә һәрвакыт кайтып хәл белеп, булышып тора. Әти-әниләрен хөрмәт итеп, алар белән һәрвакыт горурланып яши.
— Әтиебезгә күз тимәсен, өйдә булмасак, безнең малларны да барып карап килә. Олы яшьтә булса да сыер, кышлаган, бозау асрыйлар. Маллар янындагы бар эшне дә үзе башкара. Ул безнең өчен үрнәк булып тора, — ди бакча аша гына яшәүче уллары Рәфит.
Әйе, Әхмәтфаик Кәбир улы җитезлеге белән яшьләргә биргесез әле, күз генә тимәсен. Бакча тутырып кура җиләге утырткан. “Чүп үскәнче җиләк үссен”, ди ул. Авылдашлары да җиләк җыеп куана икән биредә. Ел саен аларны чистартып, карап тора Әхмәтфаик Кәбир улы. “Һәрвакыт хәрәкәттә, тик торганын күрмәссең дә”, — ди аның хакында якыннары.
— Балаларыма рәхмәтлемен, тырышлар, булышып торалар. Әле менә туган көнем белән котларга бар туганнар, балалар кайтты һәм кайта. Бу бит үзе зур бәхет! — ди ул шатлык хисләре белән. — Гөлназ кызым һәм Диана оныгым белән бергә яшибез. Алар безгә һәрчак терәк булып тора. Шулай ук хөкүмәтебезнең, илебез Президентының да безнең хакта хәстәрләве өчен рәхмәт. Менә бит, ул да минем юбилеемны онытмаган, Мәскәүдән үк котлау җибәргән, — ди горулык белән шат елмаеп юбиляр.
Йөзегезгә җыерчыклар ятып, чәчегезгә чал керсә дә, берүк уфтана күрмәгез, гомерегезнең иң матур чагы әле, Әхмәтфаик Кәбир улы! Бәхетле гомер көзе һәркемгә дә тәтеми. Алга таба да олыны-олы, кечене-кече итеп, тату, бердәм булып яшәгән Кәбировлар гаиләсенең киңәшчесе, олы терәге булып гомер итәргә насыйп итсен Фәния апа белән сезгә Әхмәтфаик абый!