Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
26 ноябрь 2018, 17:36

Сау-сәламәт әйләнеп кайтыгыз!

Армия яшенә җиткән уллары булган әти-әни өчен аеруча дулкынландыргыч көннәр бу.

Армия яшенә җиткән уллары булган әти-әни өчен аеруча дулкынландыргыч көннәр бу. Кадерләп кенә үстергән сабыеңны чит-ят җирләргә чыгарып җибәрүе, әлбәттә, җиңел түгел. Әмма һәр ир-егет ил алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Үткән атнаның җомгасында Аскыннан сигез егет армия сафларына хезмәткә алынды.

Армиядә булу — безнең көчле затларыбыз тормышында мөһим чор. Армия — характер көчен, кыюлыкны сынау ул. Яшүсмерлектән олы тормышка күчү мизгеле, дияргә дә мөмкин. Шушы вакытта егетләребез чыныга, мөстәкыйльлеккә, җаваплылыка һәм тәртипкә өйрәнә. Армиягә китүчеләр арасында Денис Зәниф улы Садыйков та бар. Аның йөзендә горурлык хисе балкыса да, берникадәр моңсулык та сизелә иде: чөнки әти-әнисе яныннан читкә китү кыенрак, әлбәттә.

Районның Хәрби комиссариаты алдында озатучылар күп җыелган иде ул көнне. Һәркем теләкләрен әйтеп калырга тырыша, кемдер фотога төшә, кемдер кочаклаша. Егетләрне алып киткән автобус артыннан гармун моңына кушылып агылган: “Кайтыр өчен китеп барам мин саубуллашып”, — дигән җыр сүзләре һәр ата-ананың күзендә яшь тамчылары күренергә мәҗбүр итте. Изге догаларын юллап, автобус күздән югалганчы торды озатучылар.

Ак юллар сезгә, егетләр! Сезнең белән әти-әниләрегез генә түгел, ә район халкы да горурланыр, дип өметләнәбез һәм исән-имин әйләнеп кайтуыгызны телибез. Онытмагыз: туган ягыгызда сезне көтәләр, сезгә ышаналар.

Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: