Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
14 сентябрь 2018, 12:46

Аскында светофор булды

Шушы көннәрдә Уфа шәһәреннән “Адонис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре Аскын авылының Совет һәм Пионер урамнары кисешендә светофор урнаштырды.

Шушы көннәрдә Уфа шәһәреннән “Адонис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белгечләре Аскын авылының Совет һәм Пионер урамнары кисешендә светофор урнаштырды.

Барлыгы җиде: дүрт төп һәм өч җәяүлеләр светофоры куелды. Район хакимиятенең баш архитекторы Анатолий Щербинин әйтүенчә, баштагы мәлдә буталчыклар булмасын, водительләр дә, җәяүлеләр дә светофорларга күнексен өчен алар хәбәр итү режимында эшләячәк — сары “күзен” кысып тора. Моңардан тыш, “өч күзле дусларыбыз” урнашкан җәмәгать территориясендә “Аскын” юл төзү буенча механикалаштырылган күчмә колонна җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте халыкны социаль яклау бүлеге һәм почта биналары янында аллея эшләде. Әлеге тротуар киләчәктә автостоянка итеп үзгәртеләчәк. Шулай ук бу атнада “Динара” сәүдә йорты янында район символы — ябалак куелачак урынга нигез эшли.

Исегезгә төшерәбез, бу эшләр “2018-2020 елларга Аскын, Күбияз авылларында уңайлы шәһәр мохите булдыру” муниципаль программасы чикләрендә башкарыла. Аның буенча агымдагы елда Күбияз авылында парк төзекләндерелде, Аскында Гагарин урамындагы 8, 12, 14 санлы күпфатирлы йортлар янындагы территорияне төзекләндерү эшләре тәмамлануга якынлаша, әле анда балалар мәйданчыгы урнаштырыла.

Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: