Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
11 сентябрь 2018, 14:30

Ярминкәләр — муллык билгесе

Район мәдәният йорты алдындагы мәйданда иртә белән бәйрәмчә кәеф өстенлек итте.

Район мәдәният йорты алдындагы мәйданда иртә белән бәйрәмчә кәеф өстенлек итте. Мәгариф учреждениеләре вәкилләре урыннарын алырга ашыкты. Районда мондый ярминкә беренче ел гына үткәрелми, шуңа да халык аны түземсезлек белән көтеп ала. Ярминкәне район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин ачты.

Көне дә чараны хуплагандай чалт аяз торды, барчасы да шат йөзле, күтәренке кәефтә булды. Биредә хозур табигатебез кочагында, бакчаларыбызда үскән уңышлар тәкъдим ителде. Товарларның төрлелегеннән күзләр камашты, һәр өстәлгә барып, тәмләп карау, сатып алу теләге туды. Балалар товарларын зур канәгатьлек белән сатты, актив булды.

Һәр мәгариф учреждениесе үзенчәлелеге белән аерылып торды. Кыйгазылылар — сөзмә, татлы эремчек массасы, арбашлылар — чөгендер, үрмиязлылар, казанчылылар, күнгәклеләр — сөт, каймак, кышлаулылар бүдәнә йомыркалары тәкъдим итте... Ярминкәдә, әлбәттә, район үзәге мәктәпләреннән катнашучылар күп булды.

— Рәхим итегез, камыр ашлары, үсентеләр алыгыз, — дип Аскын 1нче мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Кирилл Щербинин белән Юнир Габделхаев өстәлләренә чакырдылар. Агымдагы елда аларда чәчәк суганчалары да барлыкка килгән. Алар безгә мәктәп ярминкәсенә ничек алдан әзерләнүләре турында сөйләде. Янәшәләрендә Азат Әсләмов белән Илвир Сәхәбетдинов лазер ярдәмендә эшләнгән искиткеч әйберләр сатты. Алар туганнары Линар һәм Илнара белән тортларга һәм гөлләмәләргә топерлар кисә, фоторамнар, сувенирлар, шкатулкалар һ.б. эшлиләр. Ә инде Аскын 2нче мәктәбе кызларының елмаюыннан тышта тагын да яктырак, җылырак кебек тоелды.

— Килегез, тәмле камыр ашлары, табадан яңа гына төшкән коймак сатып алыгыз, — дип өстәлләре янына чакырды “Күкчәчкә” балалар бакчасы хезмәткәрләре. Алар, чынлап та, коймакны шунда ук пешереп, халыкка тәкъдим итте. Шулай ук тәрбияләнүчеләренең һәм аларның әти-әниләренең кул эшләре күргәзмәсен оештырдылар.

Алардан ерак түгел генә 2 санлы балалар бакчасы хезмәткәрләре урын алган. Берсеннән-берсе чагу фотографияләрдән эшләнгән стендта мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эше чагылдырылган.

Ярминкәдә катнашкан һәркем турында сөйлисе, язасы килә, әлбәттә. Икмәк-булка эшләнмәләренә ихтыяҗ зур булды.

Коймак, печенье, булочка, тортлар, шулай ук яшелчә-җимешләр өстәлләргә аеруча бер ямь өстәде. Әлбәттә, мондый ярминкә әниләр, дәү әниләр ярдәменнән, аларның оста куллары башкарган эшләнмәләрдән башка үтмәс иде. Биредә аларның иҗади карашлары чагылды. Мәгълүмати-консультация үзәге начальнигы Рөстәм Дәүләтбаев Пермь крае Октябрь районы хакимиятеннән килгән кунакларны озатып йөрде. Рөстәм Әхәт улы ярминкә көтелгән өметләрне аклавы, күптән түгел генә “Авыл ихатасы” фестивале үтүе турында сөйләде.

— Ярминкә бик тә ошады. Биредә нәрсә генә юк!? Балаларыбыз эшли белә. Товарларның төрлелеге, укучыларның аларны оста итеп сатулары сокландыра. Безгә, өлкәннәргә, алардан өйрәнергә кирәк, — диде ул.

Килгән кунаклар да чарадан хәйран калды. 14 сентябрьдә Октябрьский поселогында “Көзге байлык” күргәзмә-сәүдәсе үтәчәк. Безнең район вәкилләре дә анда чакырылган.

Агымдагы елда мәктәп ярминкәсендә “Мельница” Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре тарафыннан концерт программасы оештырылды. Алар берләшмәләре белән таныштырды. Һәр мәгариф учреждениесенә грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Өлкәннәр дә, балалар да мәктәп тормышындагы һәр көн шатлык-куаныч китерергә тиеш дигән фикердә. Ә моның өчен тормышыбызны үзебез чагу, мәгънәле итәргә омтылырга тиеш.

Җитәкче сүзе

Илшат Фатихов, район мәгариф бүлеге начальнигы:

— Ярминкәдәге товарлар төрлелеге елдан-ел арта. Әти-әниләрнең бу эштән читтә калмаулары куандыра, чөнки бердәм булганда гына уңышка ирешергә мөмкин. Ярминкәдә балалар икътисад серләренә төшенә, үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнә. Мондый чаралар балаларны берләштерә, ул гына да түгел, алар биредә күтәренке кәеф, ышаныч, көч туплый.

Нина Николаева.

Автор фотолары.
Читайте нас: