Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
10 сентябрь 2018, 18:22

Тавыш бирү: кайда, ничек?

Республикада БР Дәүләт җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлауда “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсе беренче урында.

Республикада БР Дәүләт җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлауда “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсе беренче урында. Сайлау бюллетеньнәренең 97% эшкәрткәннән соң, бердәм республика округы буенча бердәмрусиялеләр сайлаучылар исемлегенә кертелгән кешеләрнең 58,39% тавышын җыйды.

Икенче урында КПРФ — 18,73%, арытаба ЛДПР — 9,91%, “Гадел Русия” — 5,47%, “Русия патриотлары” — 4,01%, “Яшелләр” Русия экологик партиясе” — 1,99%.

Республика буенча сайлауга килү 49,19% тәшкил итте.

Безнең районга килгәндә, тавыш бирү көнендә 46 сайлау участогы ишекләрен ачты. Тавыш бирү ахырына сайлауга килү 66,80% тигез иде, ягъни сайлаучылар исемлегенә кертелгән 16758 кешедән 11198е гражданлык бурычын үтәде дигән сүз. Партияләр арасында республикадагы кебек “Бердәм Русия” беренче урында бара, алар өчен сайлаучыларның 51,51% тавыш биргән. Икенче урында КПРФ 24,56% сайлаучы тавышын җыйган. ЛДПР өчен 10,02%, “Русия патриотлары”на — 6,36%, “Гадел Русия” — 4,29%, “Яшелләр” Русия экологик партиясе” өчен 0,76% сайлаучы тавыш биргән.

Бермандатлы округлар буенча нәтиҗәләр шундый: Шамил Шәрипов — 54,43%, Рәфис Кадыров — 26,76%, Эльмира Шәйхуллина — 7,62%, Владислав Васильев — 6,65%, Максим Кондратьев — 2,51%.

Исегезгә төшерәбез, узган якшәмбе БР Дәүләт җыелышы — Корылтайга һәм урындагы үзидарә вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау булды. Республикада Бердәм тавыш бирү көне — якшәмбе, 9 сентябрьдә 21 сайлау кампаниясе үтте.

Теманы дәвам итеп

Кичә “Бердәм Русия” партиясе Рәисе, Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Бердәм тавыш бирү көне йомгаклары буенча төбәкләр белән видеоконференция төсендә селектор киңәшмә үткәрде, анда Башкортстан башлыгы, партиянең Югары советы әгъзасы Рөстәм Хәмитов катнашты.

Дмитрий Медведев “Бердәм Русия” сайлауларда лаеклы нәтиҗә күрсәтте, дип билгеләде. Аның әйтүенчә, партия тарафыннан төбәк җитәкчесе вазифасына күрсәтелгән яки хупланган кандидатлар да лаеклы чыгыш ясаган. Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы — Корылтайга депутатлар сайлауга килгәндә, партия Рәисе аларны зур җаваплылык белән җитди үтте, дип ассызыклады.

Наталья Пушкарева

әзерләде.
Читайте нас: