24 августта Күбияз авыл мәдәният йортында олы хөрмәткә лаек якташыбыз, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре кандидаты Лотфулла Гайфулла улы Хәбибовның 70 яшьлек гомер бәйрәме билгеләп үтелде.
...Мәдәният учагында талгын гына музыка уйный. Кулларына гөлләмәләр тоткан, йөзләрендә шатлык нурлары балкыган авылдашлар клубка агыла. Куанычлы очрашу-күрешүләр, шат йөзләр, җылы сүзләр, ихлас аралашулар... Бу матур күренештән күңелдә сүз белән генә әйтеп аңлата алмаслык хисләр туа.
Сәхнәгә милли кием кигән өч бала чыкты. Алар менә-менә гаиләдә дүртенче булып туачак бертуганнарын зарыгып көтүләре турында хисләре белән уртаклаша. Сәхнә артында дөньяга беренче аваз салган сабый тавышы ишетелә — Хәбибовлар гаиләсенә шатлык өстәп уллары Лотфулла туа. Чара башында ук тормышындагы иң мөһим вакыйганы шундый тирән мәгънәле итеп сәхнәләштерү юбилярда онытылмас тәэссоратлар калдырды. Аннары инде Лотфулла Гайфулла улының балачагын, яшьнәп, гөрләп үткән яшьлек елларын, эшчәнлеген, фәнни-педагогик хезмәтләрен чагылдырган, җыр-биюләр белән үрелгән бәйрәм программасы башланып китте.
Күркәм чарага юбилярның куанычы белән уртаклашырга Уфа шәһәреннән мәртәбәле кунаклар: БР Фәннәр академиясе президенты, профессор, педагогия фәннәре докторы, Русия мәгариф академиясе член-корреспонденты, РФ Һәм БР Язучылар союзы әгъзасы, якташыбыз Әлфис Гаязов, БР мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Бүләк улы Саньяров, “Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире Салават Гайса улы Кәримов, район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Нурулла улы Фәтхуллин, якыннары, туганнары, сыйныфташлары, авылдашлары һәм башка чакырылган кунаклар килде. Алар һәрберсе, үз чиратында, күңел түреннән чыккан хөрмәт, мәхәббәт хисләреннән генә торган теләкләрен җиткерде, истәлекле бүләкләрен тапшырды.
Ә инде 70 яшьлек юбилееңда бергә уйнап үскән, бер парта артында утырып белем орлыкларын җыйган сыйныфташларың тәбрикләүне бернәрсә белән дә чагыштырып булмыйдыр ул. Белем учагын тәмамлауларына байтак кына вакыт үтүенә карамастан, аларның йөзләрендә кыңгыраулы мәктәп елларындагы шуклык, чаялык, чиксез шатлык чагылды. Тантанага килгән сыйныфташларның һәрберсе югары белем алып, тормышта олы ихтирамга лаек шәхес булган.
Алар: бар гомерен укыту, тәрбия эшенә багышлаган, тормышын мәктәптән башка күз алдына да китермәгән Флүзә Кәбир кызы Галимова (БРның “Халык укытучысы” исеменә лаек булуын билгеләп үтү урынлы булыр), Рәүфә Габдулла кызы Әхмәтҗанова, халык сәламәтлеге сагында фидакарь хезмәт салган табиб Фәнәви Әгъмәл улы Сәфиуллин, 40 елдан артык гомерен китапханәче һөнәренә багышлаган Саимә Бәдыйк кызы Шәйнурова күңелләрендәге хатирәләрен яңартты, кичерешләре белән уртаклашты. Менә шулай, тормышта үз урыннарын тапкан, югары үрләр яулаган сыйныфташлар сәхнә бизәге булып, тик горурлык хисләре генә тудырды.
Җыр-биюгә, шигъри шәлкемнәргә бай юбилей бәйрәмен Күбияз авылы мәдәният йортының II категорияле методисты Зәлфирә Фатихова белән урындагы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Рәзифә Гайфуллина алып барды. Ә инде Уфа шәһәреннән килгән кунак Хәлит Нәсиповның моңлы җырлары чарага аеруча бер ямь өстәде.
Әйткәндәй, тамашачыларны башкалабыздан килгән музыкаль бүләк белән генә түгел, ә Уфа күчтәнәче — чәкчәк белән дә сыйладылар. Әйткәндәй, Зәлфирә Фатихованың сценарий төзүгә шулкадәр иҗади, җаваплы карашы тик соклану хисләре генә тудыра. Ә аларның Рәзифә Гайфуллина белән программаны ике телдә шулкадәр матур итеп алып барулары
Кеше язмышы үзе туганчы, ана карынында ук языла, диләр. Иң мөһиме — язмыш куйган сынауларны сабырлык белән күтәреп, тормышыңны күркәм гамәлләр белән бизәп яшәргә кирәк. Шул вакытта гомер юлың мәгънәле, башкалар өчен үрнәк була. Лотфулла Хәбибов моңа ачык дәлил. Аның кылган эшләре, холык-фигыле, тормыш тәҗрибәсенә таянып биргән акыллы киңәшләре, гомумән, бар булмышы тирә-яктагылар өчен үрнәк. Ә инде мондый үрләргә, уңышка ирешү өчен, әлбәттә, якыннарыңның, гаиләңнең терәге, ярдәме мөһим. Ә юбилярыбыз бу яктан бик тә уңа. Тату, бердәм гаиләң булу зур бәхет бит ул. Бер-берең өчен җан атып торасың, уңышлар өчен чын күңелдән шатланасың, барлык эшне бергә башкарасың.
Бары тик өеңдә, гаиләң белән бергә булганда гына рәхәтләнеп ял итәсең. Лотфулла Гайфулла улының аңлашып, киңәшләшеп яшәү өчен тормыш иптәше, әтием дип өзелеп торган алма кебек балалары, оныклары бар.
Шушы олы бәхет түгел мени?! Әйткәндәй, Лотфулла Гайфулла улының хәләле Резеда Флүр кызы да иҗат кешесе.
Ул яшәү матурлыгына сокланып, кечкенә шатлык-сөенечләрдән канатланып кулына каләм ала һәм күз яшьләренә, йөрәк тавышына манчылган серле һәм утлы, якты һәм моңлы, көчле һәм чая, көләч һәм сагышлы сүзләрдән юллар тезә, уй-тойгылар дәрьясы дулкыннарында тибрәлеп шигырьләр яза. Юбилей кичәсендә дә тормыш иптәшенә атап язган мәхәббәт белән мөлдерәмә тулы шигырен укып ишеттерүе Лотфулла Гайфулла улы өчен көтелмәгән зур бүләк булды. Алай гына да түгел, фәкать юбилейга атап Резеда Флүр кызы сүзләренә язылган өр-яңа җырларны Зәлфирә Фатихова белән Хәлит Нәсипов башкаруы юбиляр да, тамашачылар да күңеленә аеруча хуш килде.
Шулай, күренекле якташыбызның гомер бәйрәме җырларга, дәртле биюләргә, тальян моңнарына, ихлас котлауларга, көтелмәгән бүләкләргә бай булды. 4-5 сәгать дәвам итүенә карамастан, халыкка рухи азык бүләк итеп, күңелләрдә тик якты, онытылмас хатирәләр калдырып, сизелми, бер тында үтте.
— Юбилярыбызның хезмәтләре җәмгыятебезне алга илтә, халыклар дуслыгына ниндидер этәргеч көч бирә торган хезмәт. Шушы эшләрне белгәне, алып барганы һәм башкаларны да өйрәткәне өчен ул безгә бик кадерле. Кеше бәхетле булсын өчен аңа балык биреп була. Ә тагын да бәхетлерәк булсын өчен аны балык тотарга өйрәтеп була. Менә Лотфулла Гайфулла улы бүгенге көндә йөзәрләгән, меңәрләгән укучыларны, талибәләрне, укытучыларны балык тотарга яки эшкә өйрәтә. Без юбиляр белән егерме елдан артык таныш. Аның шундый эшчән булуы сокландыра. Ул бер урында гына таптанмый, һәрвакыт эзләнүдә, алга бара. Филология өлкәсендә эшләгән кешеләрнең үзләренә генә хас үзенчәлеге бар. Ул сыйфат — үткен караш. Соңгы елларда тел сәясәтен алып барганнарны кем генә тәнкыйтьләми. Ничек кенә булмасын, аңа шушы тәнкыйть шартларында да сүзен әйтә белү, телнең нинди авыр, бәлки, кешелек өчен билгеле булмаган сорауларын чишәргә тырышу сыйфаты хас. Бу олы ихтирамга лаек. Парлы сүзләрнең сүзлеген төзү — аның иң зур хезмәте. Шушы эш барышында мин аның искиткеч тынгысыз тикшеренүче булуына тагын бер тапкыр инандым.
Фәнзил Бүләк улы Саньяров:
— Бүген барыбыз да бәхетле, чөнки Лотфулла Гайфулла улының бәхетле көне. Ул дустыбыз, хезмәттәшебез. Бу бөек шәхес чын-чынлап игътибарга һәм ихтирамга лаек. Хезмәттәшебезне зурлап якташлары шундый күркәм чара оештыруы безнең өчен горурлык һәм зур сөенеч. Менә бүген аңа фәнни-педагогик эшчәнлегендәге күпьеллык фидакарь хезмәте һәм 70 яше уңаеннан БР Мәгарифне үстерү институты ректоры исеменнән Мактау грамотасы тапшыру вазифасы йөкләтелүе дә минем өчен зур горурлык. Гомумән, Лотфулла Гайфулла улын бирегә килгән һәркемнең шигъри юлларга салып тәбрикләве хәйран калдырды. Димәк, бу төбәктә иҗади карашлы, иҗади күңелле кешеләр яши. Мин дә шушы уңайдан юбилярыбызга атап язган шигъри шәлкемемне укып үтәргә булдым, — дип күчтәнәчен укып ишеттерде.
Кемлегеңне беләсең килсә,
Салават Гайса улы Кәримов:
— Шәхесне белеп, аңлау өчен аның туган-үскән җирен күрү, халыкның аңа мөнәсәбәтен белү зарур. Менә бүген Күбиязга килеп, сезнең аны ничек зурлавыгызны күреп куандык. Ул чын-чынлап бөек шәхес. Мин бу хакыйкатьне бар җаваплылыкны өстемә алып әйтә алам, чөнки мин аны 40 еллап беләм, башкарган эшләрен күзәтеп барам. БДУда, педагогия институтында, бүген Мәгарифне үстерү институтында укытучыларның белемнәрен камилләштерү өстендә зур эш алып бара. “Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире буларак, шуны ассызыклап әйтәм, ул чын мәгънәсендә Башкортстанда гына түгел, Русиядә башкортлар, татарлар күпләп яшәгән төбәктәге укытучыларның укытучысы. Ул безнең төп ярдәмчебез, журналда фәнни-методик язмалары әледән-әле дөнья күреп тора, иң актив галимнәрнең берсе. Бүген Башкортстан мәктәпләрендә милли үз җирлегебездә чыккан 1-11 сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләренең авторы. Үз телебез, җир-су атамаларына бәйле матур дәреслек — 90нчы елларда башкарган хезмәте