Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
27 август 2018, 13:12

Яшьнәп үткән яшьлек еллары

24 августта Күбияз авыл мәдәният йортында олы хөрмәткә лаек якташыбыз, М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, филология фәннәре кандидаты Лотфулла Гайфулла улы Хәбибовның 70 яшьлек гомер бәйрәме билгеләп үтелде.

Күркәм чарага юбилярның шатлыгы белән уртаклашырга Уфа шәһәреннән мәртәбәле кунаклар: галим һәм язучы, педагогия фәннәре докторы, профессор, халык мәгарифе отличнигы, БР фәннәр академиясе президенты, РФ һәм БР Язучылар союзы әгъзасы, якташыбыз Әлфис Гаязов, БР мәгарифне үстерү институтының башкорт һәм башка телләр һәм әдәбиятлар кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фәнзил Бүләк улы Саньяров, “Башкортстан укытучысы” журналының баш мөхәррире Салават Гайса улы Кәримов, район хакимияте башлыгының кадрлар сәясәте һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фаат Нурулла улы Фәтхуллин, якыннары, туганнары, сыйныфташлары, авылдашлары һәм башка чакырылган кунаклар килде.

Җыр-биюгә, шигъри шәлкемнәргә бай юбилей бәйрәмен Күбияз авылы мәдәният йортының II категорияле методисты Зәлфирә Фатихова белән урындагы мәктәпнең инглиз теле укытучысы Рәзифа Гайфуллина алып барды. Ә инде Уфа шәһәреннән килгән кунак Хәлит Нәсипов нең моңлы җырлары чарага аеруча бер ямь өстәде.

Җырларга, дәртле биюләргә, тальян моңнарына, ихлас котлауларга бай бәйрәм халыкка рухи азык бүләк итеп, күңелләрдә тик якты, онытылмас хатирәләр калдырды.

Светлана Сәлмәнова.
Читайте нас: