Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
31 июль 2018, 13:20

Керем вәгъдәләүче проектлар

Районда өч инициатив төркем керем вәгъдәләүче проектлар буенча конкурс сайлап алуда катнашуга дәгъва итә:

Районда өч инициатив төркем керем вәгъдәләүче проектлар буенча конкурс сайлап алуда катнашуга дәгъва итә: “Спутник” кулланучылар җәмгыяте, шәхси эшкуарлар Алексей Накаряков (Аскын) һәм Гөлсинә Әхмәтова (Үрмияз). Конкурска кадәр аз гына вакыт калды һәм анда катнашучыларның хәл итәсе мәсьәләләре әле бихисап.

Атап әйткәндә — ничек документларны дөрес һәм вакытында эшләргә? Әзерләнгәндә нәрсәгә игътибар итәргә? Проектның техник-икътисади нигезләмәсен яклаганда нинди катлаулыклар очрарга мөмкин? Хуҗалыкара хезмәттәшлек операторлары озату системасы ничек башкарылачак? Район хакимиятендә үткән семинар-киңәшмәдә “Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Ренат Мамаев шушы һәм башка күп кенә сорауларга җавап бирде. Киңәшмәдә аскынлылардан тыш Караидел, Борай, Балтач, Калтасы, Краснокама, Кушнарен районнарыннан инициатив төркемнәр катнашты.

Район хакимияте башлыгы Фларит Усманов киңәшмәне ачып, БР Хөкүмәтенең авыл хуҗалыгын, атап әйткәндә, республикада кооперацияне үстерүгә зур игътибар бүлүен билгеләп үтте. Шулай ук гражданнарны кулланучылар кооперативлары төзүгә җәлеп итү буенча башкарылган эшләр турында әйтте, мәсәлән, узган елның ноябрендә Аскын мәгълүмати-консультация үзәге авыл биләмәләре башлыклары белән бергә халыкта, шәхси һәм крестьян (фермер) хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү күләмнәре буенча сорашулар, алты авыл биләмәсендә җыелышлар үткәрде, анда 11 авыл Советы актив катнашты. Башта төзелгән алты инициатив төркемнән берничә этап үтүдән соң, өчәү торып калды.

Бу программа эшкуарлар һәм фермерларга үз хуҗалыкларын үстерү һәм кооперативларга берләшеп, җитештергән продукциясен уңышлы сату мөмкинлеге бирәчәк, — дип сүзен тәмамлады район хакимияте башлыгы.

Аның сүзләрен хуплап, Ренат Рим улы да керем вәгъдәләүче предприятиеләр булдыру — авыл кешесе өчен отышлы икәнлеген, кооперативларга берләшеп, бераз тырышлык салырга гына кирәклеген ассызыклады. Шулай ук дәүләт “тимер” бирә, әмма ул беркемне дә ашатмый, үзеңә йөрергә, эшләргә кирәк. Эшне үстерү — кооперативлар кулында, дип билгеләде.

— Хәзерге заман — базарга күз тоткан авыл җитештерүчеләре заманы, — диде Ренат Рим улы. — Әлбәттә, беренче адым — һәрчак иң авыры, әмма аны эшләргә кирәк. Бу проект буенча алынган ярдәм — ул әле балык тоту өчен кармак кына, ә менә аны каптыра аласызмы-юкмы тулысынча үзегезгә бәйле.

Ренат Мамаев табыш вәгъдәләүче проектлар буенча сайлап алынган барлык ун юнәлешкә дә җентекле тукталды. Ул шулай ук кешеләрнең, фермер хуҗалыкларның һәм эшкуарларның кооперативларга берләшергә теләмәгәнлек сәбәпләрен дә атап үтте. Беренчедән, дәүләттән мондый ярдәм бирелүен белмәгәнлек. Икенчедән, авыл биләмәсе, район хакимиятенә ышаныч юк. Өченчедән, инициатива булмаганлык. Шәхси һәм фермер хуҗалыклары тотучы кешеләрнең күбесе пенсиягә якын яки пенсия яшендәгеләр, һәм бу тема алар өчен кызыклы түгел. Шуңа күрә бу эшкә яшьләрне кызыктырырга, җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен республиканың авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары белән хезмәттәшлек итү мөһим, әйткәндәй, аларның кирәкле матди-техник базалары бар һәм алар булачак фермерларны стажировкага алырга әзер.

— Авылның киләчәге өметле булсын, балалар күбрәк тусын, ә мәктәпләр тулы комплектлы булсын өчен инфраструктура объектлары төзергә һәм җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен сатуны җайга салырга кирәк, — дип ассызыклады чыгыш ясаучы. — Табыш вәгъдәләүче проектлар халыкның ел ярымнан акчасы барлыкка килүенә һәм мулрак тормышта яши башлавына ярдәм итәргә тиеш.

Гомумән, семинар күбрәк гамәли төстә үтте, анда катнашучылар арасында сөйләшү дә якларга кирәк булачак аерым проектлар турында барды. Аннары проектның техник-икътисади нигезләмәсен ничек якларга кирәклеге буенча осталык дәресе үтте. Ренат Рим улы дару үләннәрен җыю һәм киптерү буенча проект мисалында комиссия әгъзалары бирергә мөмкин кайбер четерекле сорауларга да тукталды.

Семинар ахырында катнашучылар “Спутник” кулланучылар җәмгыятенең ит эшкәртү цехына юнәлде. Әлеге вакытта биредә тик лимонад кына җитештерелә. Кайчандыр ит эшкәртү өчен кулланылган җиһазлар искергән һәм яраксызга чыккан. Бинаның эченә дә, тышына да ремонт таләп ителә.

— Ит комбинатының үз тарихы, эшләү дәверендә халык арасында яуланган абруе бар, моңардан файдаланып, җитештерүне тергезергә кирәк, — диде Ренат Мамаев. — Бу проектта катнашу — бик дөрес карар.

Белешмә

Аскын мәгълүмати-консультация үзәге тарафыннан оештырылган семинар-киңәшмә бердәм консультация бирү формасында һәм күбрәк гамәли төстә үтте. Аның максаты — авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының инициатив төркемнәре вәкилләрен табыш вәгъдәләүче проектларны тормышка ашыру буенча конкурс сайлап алуларга әзерләү.

Районда табыш вәгъдәләүче проектларны район хакимияте ярдәме белән тормышка ашыруны Аскын мәгълүмати-консультация үзәге башкара. Агымдагы елда проектны финанслауга республика бюджетыннан 300 миллион сум — 100 кооперативка 3әр миллион сум катнашучыларның бердәм финанславы шартларында (соралган дәүләт ярдәменең 9%нан ким түгел). Җиһазлар сатып алу өчен акча алган кооперативлар киләсе ел да проектта катнаша ала.


Наталья Пушкарева.

Автор фотосы.
Читайте нас: