Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
6 июль 2018, 18:32

Аскында – өч юбилей!

Иске Казанчы авылындагы мәдрәсәгә – 300, земство мәктәбенә – 150, совет мәктәбенә 100 ел тулды.

Иске Казанчы авылындагы мәдрәсәгә – 300,

земство мәктәбенә – 150,

совет мәктәбенә 100 ел тулды.


Соңгы вакытта авылларның йөзәр еллык юбилейларын үткәрү гадәткә кереп бара. Чынлап та, Башкортстан авылларының күбесе бик борынгы, алар арасында йөзьеллык кына түгел, меңьеллык тарихка ия булганнары да бардыр. Яңа мәгълүматларны архивларда җиң сызганып эшләүче галимнәр һәм туган якны өйрәнүчеләр халыкка чыгарып килә.


Яңа табылган мәгълүматларга нигезләнеп, 7 июльдә Аскын районының Иске Казанчы авылында зур тантана үтәчәк. Бәйрәм авылда мәдрәсә ачылуга – 300, земство мәктәбенә – 150, совет мәктәбенә 100 ел тулуга багышлана. Форсаттан файдаланып, барлык якташларны да бәйрәмгә чакырып калабыз.


Иске Казанчы мәктәбенең тарихы да гасырлар төпкеленә барып тоташа. Ул революциягә кадәр мәдрәсә булып та, земство мәктәбе булып та эшләгән, ә инде 1918 елның сентябреннән яңача корылып, дөньяви белем бирүче совет мәктәбенә әверелә.

Болар һәммәсе дә архив материаллары белән дәлилләнә, тарих белән кызыксынучылар ул мәгъ­лүматларны әле генә басылып чыккан “История школы и образования в Казанчинском крае” китабыннан таба алалар.

Архивта авылга 1753 елда Казаннан килгән Габделкәрим хәзрәт тарафыннан төзелгән яңа мәчет ачылды дигән язу сакланган. Билгеле, моңа кадәр дә авылда мәчет булган һәм анда мәдрәсә булуы да бәхәс тудырмый. Шуны да әйтик, мәчет Батырша күтәрелеше алдыннан, авылларда мәчет төзергә рөхсәт бирелмәгән вакытта сафка кертелгән. Безнең фикеребезчә, бу үзе үк Казанчы авылының зурлыгы, кешеләренең укымышлылыгы турында сөйли. Моның заманы өчен геосәяси әһәмияте бәяләп бетергесез. XIX гасыр азагында авылда инде өч мәчет була.

Туган ягыбызның муллалары­ның күбесенең исеме югарыда атап үтелгән китапка кертелгән. Казанчы мәдрәсәсендә 1838-39 елларда әдәбиятыбыз классигы Гали Чокрый да укый. Бу турыда үзенең бер шигырендә ул шулай яза:

Җибәрделәр Казанчыга

ике кыш,

Укыр ирдем,

язар ирдем дәхи хуш…

Мәчетләрнең күплеге, мәдрә­сәнең тирә-як халкы өчен мәгъ­рифәт учагы булуы, мөгаллимнәр­нең киләчәккә карап, халык арасында эшләве Казанчы авылында белемле кешеләрнең һәр заманда да күп булуы турында сөйли.

Тарихчы Әнвәр Әсфәндияров үзенең хезмәтендә моңа кагылышлы кызыклы мисал китерә. 1800нче еллар башында халык тарафыннан язылган прошениедә 43 кешенең унбишенең гарәп язылышындагы култамгасы бар. Бу инде авторларның 34,8 проценты белемле булуына ишарә.

Мәдрәсәнең земство мәктәбенә әйләнүе турында (бәлки, алар параллель рәвештә дә эшләгәндер) 1870нче елларга караган архив материалларында күрсәтелгән. 1920 елда мәгариф системасында дәүләт тарафыннан тикшерү үткәрелә. Документларда Казанчы мәктәбенең революциягә кадәр земствога буйсынуы, аның земство тарафыннан финанслануы турында мәгълүмат теркәлгән.

Мәктәпнең совет чорындагы үсешен шартлы рәвештә өч этапка бүлергә мөмкин.

Иң элек уку-укыту эшләрен яңа таләпләргә тәңгәлләштерү буенча бик күп гамәлләр башкарыла: авылда пионер, комсомол оешмалары барлыкка килә, яңа укытучылар чакырыла, методик кулланмалар языла, шул рәвешле, халыкны белемле итү буенча эзмә-эзлекле эш алып барыла. Беренче этап тәмамлануга мәктәп үзенең вазыйфаларын тулысынча үти дип әйтергә була.

Икенче этапта уку йорты җидееллык мәктәп рәвешен ала. Кызганычка каршы, 1930нчы елларда аны тәмамлаган укучылар барысы да диярлек фронтка китә һәм күбесе сугыш кырларында ятып кала, ике кеше Советлар Союзы Герое булып, йөздән артыгы орден-медальләр тагып туган якларына кайталар.

Сугыш елларында яңа мәктәп бинасы төзелә, биредәге педагогик эш алымнары югары дәрәҗәгә күтәрелә. Оккупацияләнгән тө­бәкләрдән укытучылар килеп эшләве дә мәктәпкә яңа сулыш өрә.

1943 елда уку йорты урта мәктәп итеп үзгәртелә. Шуннан соң мәктәпнең җитештерү-производство белән бәйләнешенә зур игътибар бирелә, коллектив югары белемле укытучылар белән тулыландырыла.

1975 елда 320 урынлы яңа корпус төзелә һәм аның тарихында өченче этап башлана. Коллективта тәҗрибәле өлкән укытучылар белән беррәттән, яшьләр эшли, үзенчәлекле педагогик алымнар кулланыла, тәрбияви юнәлеш яңа офыклар яулый.

Иске Казанчы мәктәбенең тарихына гасырлар югарылыгыннан караганда, берничә күзәтү ясарга мөмкин. Беренчедән, мәктәп укытучылардан һәм җитәкчеләрдән уңды. Алар үзләренең фидакарь хезмәте белән авылның, коллек­тивның, укучыларның дәрәҗәсен күтәрде. Шуңа күрә халык аларны онытмый, алар белән горурлана. Икенчедән, укучылар да сынатмый. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында (ә алар 3293 кеше!) дәүләт бүләкләренә лаек булучылар күп, 6 фән докторы, хакимият органнарында уңышлы эшләүче җитәкчеләр бар.

Йөзәр еллык тарихы булган Казанчы мәктәбе мәгариф дөньясында үзенең лаеклы урынын табып, әле дә сынатмыйча халыкка хезмәт итә.

Әлфис ГАЯЗОВ,

Башкортстан Фәннәр академиясе президенты,

педагогия фәннәре докторы, профессор.
Читайте нас: