Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
22 июнь 2018, 11:57

Сез мәңге безнең хәтерләрдә

“Бердәм Русия” партиясе проектларын камилләштерү һәм тормышка ашыру буенча киң колачлы кампания башлап җибәргән иде.

“Бердәм Русия” партиясе проектларын камилләштерү һәм тормышка ашыру буенча киң колачлы кампания башлап җибәргән иде. Аның максаты — бу эшкә мөмкин кадәр күбрәк халыкны җәлеп итү.

Район авылларында төзекләндерү буенча бик күп сораулар килеп туа. Ә менә аларның хәл ителүе яки ителмәве финанс кыенлыкларга барып төртелә. Әмма әлеге җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләгән федераль һәм республика программалары моның өчен зур ярдәм булып тора. Шуларның берсе – «Бердәм Русия» партиясе тормышка ашырган «Анык эшләр» проекты.

Узган елларда әлеге проект буенча бик күп эшләр эшләнелде һәм бу әле дә дәвам итә.

17 июньдә шушы программа буенча Чишмә-Үрәкәй авылында яу яланыннан кайтмый калган авылдашларының истәлегенә багышланган обелискны яңартып, күркәм, әллә кайдан ук күренеп, игътибарны үзенә җәлеп итеп торган Хәтер тактасы ачылды. Чарада район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин, районның ветераннар советы рәисе Сәфәргали Могътәбаров, “Бердәм Русия” партиясенең урындагы җитәкчесе Айгөл Сөләйманова, район Тарих-туган якны өйрәнү музееның директоры Әнзирә Ногыманова катнашты. Бу көнне табигать матур һава торышы белән куандырмаса да, мондый олы тантанага халык күп җыелган иде. Мәктәп укучылары, өлкән буын вәкилләре бердәм килгән һәм һәркем үзенең әби-бабасын, карт әти, ә олылар әтиләрен хәтергә алды.

Чараны ачу өчен сүз Арбаш авыл Советы башлыгы Фәнил Зыятдиновка бирелде. Ул һәркемне олы тантана белән тәбрикләп, бу эшнең “Анык эшләр” проекты буенча башкарылуын, үткән елда шушы ук программа буенча Арбаш авылында суүткәргеч линияләре ремонтлануын, ә быел обелискны яңартуларын әйтеп узды. Бу эштә актив катнашкан авылдашларын билгеләп үтте һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бигрәк тә авыл Советы депутатлары: Җәлил Әскаров, Марсель Җиһангиров; авылдашлар: Радик Закирҗанов, Равил Сафин, Рәйхан Зыятдинов, Фәдис, Урал Зыятдиновлар, Азат Шаһиев, Илүс, Илмир Әскаровлар, Рәфис Зарипов һәм башкалар бар эштә дә булышты, диде ул. Ә Хәтер тактасында язу, бизәкләү эшләрен районның шәхси эшкуары Ринат Миндияров башкаруын билгеләп үтте һәм шулай ук рәхмәт сүзләрен белдерде.

Әлегә кадәр булган обелискта яу яланыннан кайтмый калганнарның гына исемлеге язылган булса, хәзер анда дәһшәтле сугыштан исән-имин кайтып, авылны тергезүдә күп көч салган, шулай ук тыл ветераннары да кергән. Бу зур эш һәм моны авылыбызның тарихын өйрәнүче, урындагы ветераннар советы рәисе Рәфис Зарипов башкарды. Эзләнү эшләре алып барылды һәм барлык табылган мәгълүмат китаплардан алынды һәм анда язылганнарга, документларга таянып башкарылды, диде ул. Бурычыбыз Хәтер тактасын ачу гына түгел, киләчәктә аның тирә-ягын пөхтә тоту, безнең буын кешеләре өчен башкарган гамәлләрен мәңге хәтерләрдә саклау, — диде Фәнил Ихсан улы.

Арытаба сүз авылның имам- хатыйбы Рәмил Зыятдиновка бирелде. Ул барлык мәрхүм авылдашлары һәм яу яланында ятып калганнар рухына багышлап Коръән аятьләре укыды, дога кылынды. Бу вакытта һәркем үзенең мәрхүм туганнарын хәтергә алып, күзләрдә яшь тамчылары ялтырады.

Кызыл тасманы кисеп, Хәтер тактасын ачкач, авылдашлар, шулай ук мәктәп укучылары гөлләмәләр салды. Бер минут тынлык белән искә алу булды. Арытаба чара авыл клубында дәвам итте. Биредә туган як тарихын өйрәнүче Рәфис Хәҗми улына сүз бирелде.

— Бүген авылыбызда зур вакыйга, — дип сүз башлады ул. — 1941-45 еллардагы канкойгыч сугышта катнашкан, яу яланыннан кайталмый калган авылдашларыбыз истәлегенә Хәтер тактасы ачылды. Бөек Ватан сугышында авылыбыздан 147 кеше катнаша, шуларның 70 яудан кайта алмый, 77се кайтса да, күбесе авыр яралар алып, гарипләнгән була. Әйе, бу сугыш бер генә гаиләне дә урап узмый, кайбер йорттан өчәр, дүртәр кеше фронтка алына. Мәсәлән, Зыятдин Бәләгыйтдиновның биш улы сугышка китә һәм дүртесе яу яланында башын сала. Шунысы да билгеле, берсе 1944 елда Витебск өлкәсендә танк эчендә янып үлә.

Әйе, мондый исемлекне тезеп китсәң, алар бик күп. Күпме аналар — улларын, хатыннар — ирләрен, балалар әтиләрен югалтты. Бу беркемнең дә хәтереннән җуелмаска тиеш. Без аны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерергә бурычлы. Шуны да әйтәсе килә, сугышта күпләр хәбәрсез югала. Аларны эзләү эшләре әле дә дәвам итә. Мәсәлән, билгесез югалганнар исемлегендә булган Фәйзелгаян Нуриәхмәтовның җәсәде 2015 елда Смоленск өлкәсендә табылып, туганнар каберлегенә җирләнде.

Үкенечкә каршы, җиңү яулап кайткан ветераннарыбызның бүген безнең арада берсе дә юк. Аның каравы, аларның якты рухы яши.

Ул авыр заманнар илебез тарихына уелып язылган. Ир-егетләр сугышка алынгач, барлык эш хатын-кыз, балалар, олы яшьтәгеләр иңенә төшә. Алар “Бар да фронт өчен!” девизы астында эшли. Үзләренә ашарга тәгам ризык булмаса да, хезмәттә сынатмыйлар. Черек бәрәңге, кырдан башак, үләннәр ашап яшәргә һәм эшләргә тырышалар. Башак ашап үлүчеләр дә күп була.

1945 елда чыккан Указ нигезендә, сугыш вакытында тылдагы халыкны бар көчен салып, тырышып эшләгән өчен “1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләклиләр. Бу бүләккә, әлбәттә, ул чорда яшәгән һәм эшләгән барлык тыл эшчәне дә лаек, әмма ни сәбәп беләндер кертелми калганнары да бихисап. Үкенечкә каршы, “Тыл геройлары” исемле китаптагы исемлектә 73 кеше генә бирелгән, — дип барыбыз өчен дә бик кирәкле мәгълүматлар җиткерде Рәфис Зарипов.

Арытаба сүз районнан килгән кунакларга бирелде. Алар барысы да Арбаш һәм Чишмә-Үрәкәй авылы халкының бик изге гамәл башкарулары, ата-бабалары рухын онытмый, киләчәк буынга җиткерү өстендә зур эш алып барулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде һәм һәрвакыт күкләребез аяз, илебез тыныч булуын теләде. “Бердәм Русия” партиясенең урындагы җитәкчесе Айгөл Сөләйманова Хәтер тактасын яңартуда ярдәм күрсәткән һәм актив катнашканнарга истәлекле бүләкләр тапшырды. Арытаба бәйрәмне чагу концерт номерлары дәвам итте. Мәктәп укучыларының (җитәкчеләре Эльза Нурисламова, Илүзә Зыятдинова) сугыш темасына багышланган концерты күпләрне хатирәләргә бирелергә мәҗбүр итте. Шәмгүнә Зыятдинова, Хафизә Даутова, Фәнилә Сафина, Айгөл Хәкимова башкаруындагы җырлар, Фәнзәви Әсләмовның өздереп гармунда уйнавы күңелләрне еракта калган балачак, яшьлек елларына алып кайтты.

Әйе, бүгенге тантана һәркемнең күңелендә озак сакланыр. Чөнки һәркемнең әби-бабасы, карт әти-карт әнисе бу дәһшәтле сугышта катнашкан яки тылда хезмәт салган. Киләчәктә без аларның рухын саклап, үсеп килүче буынга тапшырырга тиеш. Бу эшне актив алып баручыларга уңышлар гына юлдаш булсын!

Сөмбел Әсләмова.

Автор фотосы.
Читайте нас: