Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
20 июнь 2018, 11:09

Хәйдәровлар гаиләсендә "Районка" көтеп алынган кунак

“Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр катнаштым һәм, нәтиҗәдә, миңа бәхет елмайды.

“Бүләкләр уйнатуда беренче тапкыр катнаштым һәм, нәтиҗәдә, миңа бәхет елмайды. Тормыш иптәшемә көтелмәгән бүләк булачак бу!» — дип шатлыгы белән уртаклашты Филүс Хәйдәров редакциядән призын алган вакытта.
Филүс Мөхәмәтнур улы белән әңгәмә барышында аларның гаиләсе “районка” белән күптәннән дус икәнлеген белдек. Гәзит Хәйдәровлар гаиләсендә көтеп алынган кунак. Биредә вакытлы басмабызны ата-ана гына түгел, ә ә балалары — Финанс университетының II курс студенты Илнара белән 9 сыйныфта укучы Илнар да түземсезлек белән көтеп ала икән.
— Районыбызга кагылышлы көнүзәк яңалыкларны тик урындагы гәзит аша гына белергә мөмкин, — ди гәзит укучыбыз. — “Районка”ны барыбызның да беренче булып укыйсы килә.
Рубрикаларга килгәндә, Филүс Хәйдәров билгеләвенчә, гаилә әгъзаларының һәрберсенең күңеленә хуш килгәне бар. Менә, мәсәлән, аның үзенә төзелешкә кагылышлысы ошаса, тормыш иптәше Илсөяр Нурлыгаян кызына бакчачылык һәм кулинария буенча киңәшләр якын. Ә балалар яшьтәшләренә кагылышлы мәкаләләргә өстенлек бирә — “Яшь чак — яшьнәр чак” полосасын зур теләк белән укый.
Бүләк отучыбыз гәзит укучыларга гәзиткә язылырга гына түгел, ә редакция үткәргән акцияләрдә катнашырга да киңәш итә.
Наталья Пушкарева.
С. Әсләмова фотосы.
Читайте нас: