Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
1 июнь 2018, 12:20

Гаилә елында кавыштылар

Районның ЗАГС бүлегендә Чишмә-Үрәкәйдән Элина Галләмова һәм Иске Казанчыдан Радик Замановның никахларын теркәү тантанасы булып үтте.

Районның ЗАГС бүлегендә Чишмә-Үрәкәйдән Элина Галләмова һәм Иске Казанчыдан Радик Замановның никахларын теркәү тантанасы булып үтте.

Башкортстан Республикасының Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы бу көнне аларга сюрприз әзерләде — Халыкара гаилә көне һәм Гаилә атналыгы чикләрендә “Без гаилә елында кавыштык!” республика акциясе үтте.

Туй — гаилә тормышында мөһим вакыйгаларның берсе, чөнки җәмгыятьтә яңа гаилә туа, кеше үзаллы тормышка аяк баса. Яшьләрне ата-аналары, туганнары һәм якыннары белән беррәттән район хатын-кызлар советы рәисе Рима Нәбиуллина, «Гаилә» төньяк районара үзәгенең Аскын районы буенча бүлеге мөдире Гөлшат Гайсина да тәбрикләп, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Бу көнне яшьләр истәлеккә бүләккә машинага “Без Гаилә елында кавыштык!” дигән стикер алды. Шулай ук гаилә фотографияләре гомум тавыш бирү өчен республика порталына урнаштырылды. Күп тавыш җыйган гаилә пары 8 июльдә Уфа шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә үтәчәк бәйрәмдә катнашачак.

Лилия Абдуллина.

Автор фотосы.
Читайте нас: