Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
28 апрель 2018, 11:03

Георгий тасмасы күкрәккә

Районда яшьгвардиячеләр “Георгий тасмасы” акциясенә старт бирде һәм район хакимияте хезмәткәрләрен якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан тәбрикләде.

Районда яшьгвардиячеләр “Георгий тасмасы” акциясенә старт бирде һәм район хакимияте хезмәткәрләрен якынлашып килүче Җиңү бәйрәме уңаеннан тәбрикләде.

Акция Җиңү бәйрәме алдыннан төрле яшьтәге һәм милләттәге кешеләрне берләштерә. Георгий тасмасы — Бөек Ватан сугышында Җиңү хакында хәтер символы, дөньяны фашизмнан азат иткән ветераннарга рәхмәт билгесе ул.

Бу мөһим!

Георгий тасмасын ничек тагарга ярамый?

Сумкага яисә беләзек сөягенә (запястье) бәйләү, баш киеменә, чәчкә, чалбарга, аяк киеменә тагу тыела.

Георгий тасмасын киемгә ничек дөрес тагарга?

Иң уңышлы һәм отышлы урын — ике төсле тасманы күкрәккә йөрәк турысына тагу. Шулай ук аны күлмәк якасына тагарга да мөмкин, тик бер шарт белән: ул җилдә таушалмаска, ә булавка белән яхшылап беркетелергә тиеш.

Георгий тасмасын кайдан алырга мөмкин?

Җиңү көнендә Георгий тасмасын район хакимияте бинасы алдындагы мәйданда волонтерлардан 10:00 сәгатьтән алып 11:00 сәгатькә кадәр.

Акция Башкортстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында 9 майга кадәр дәвам итә.

Саннар телендә:

Башкортстанда 20000нән артык Георгий тасмасын тарату планлаштырыла. Акциядә якынча 100ләп ирекмән катнаша.

Зинира Батырова.
Читайте нас: