Ышаныч
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
25 апрель 2018, 14:23

Яңа казанышлар алда әле

Карткисәклеләр нинди генә башлангычка тотынса да, кулларыннан килә. Борынгы җәядән ук атулар бәйгесе моңа ачык дәлил.

Карткисәклеләр нинди генә башлангычка тотынса да, кулларыннан килә. Борынгы җәядән ук атулар бәйгесе моңа ачык дәлил.

Күптән түгел Башкортстан Республикасының “Мәргән укчы” атлы укчылар һәм борынгы җәядән ук ату йоласын үстерү оешмасы үсмерләр арасында Айдар Баик кубогына “Угатар” турниры үткәрде. Башкортстанның көньяк районнарыннан даими катнашучылар белән беррәттән, Карткисәктән Вилдан Харисов һәм Рәсүл Муллахмәтов катнашты, алар республиканың төньяк районнарыннан беренче укчылар булды. Егетләр ярышлардан алда гына ук белән җәяләрне сатып алуга һәм әзерләнү өчен санаулы гына көннәр булуга карамастан, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте: 52 катнашучы арасыннан иң яхшы егерме укчы исәбенә керде. Борынгы җәядән ук ату белән шөгыльләнү һәм моңа балаларны өйрәтү уе кайдан килүе турында Карткисәк мәчете имамы һәм Аскын мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Азат хәзрәт сөйләде:

— Тормыш иптәшем белән Бөрҗән районына III Халыкара бал фестиваленә барган чакта, атка атланган милли киемдәге егетләр һәм кызларның җәядән ук атуларын күргән идек. Бу тамаша бик ошады һәм шунда: ә нигә безнең балаларны да бу чагу һәм гадәти булмаган спорт төренә җәлеп итмәскә дигән уй килде. Бу уемны туганнарым һәм дусларым да хуплады. Бигрәк тә Карткисәк мәктәбенең физкультура укытучысы Вадим Харисов зур теләк белән яна башлады. Әлеге спорт төре буенча күпсанлы чаралар үткәрелә. Агымдагы елның март аенда ук һәм җәяләр сатып алгач, азрак өйрәнүләр үттек тә, “Угатар” турнирына киттек. Анда балалар һәм үзебез шулкадәр зур, әйтеп аңлата алмаслык тәэссоратлар алдык һәм бу спорт төре белән җитди шөгыльләнергә карар иттек.

Чыннан да, бу бик матур спорт төре: җәя керешен тартып, мишеньга текәлгән милли киемдәге, ыспай гәүдәле укчыдан күзне алу мөмкин түгел, санаулы секундлар һәм... атылган ук янәшәдән сызгырып үтеп, цельгә барып кадала. Тамашачылар, спортчылар кебек үк, бу мизгелдә тын да алмый тора.

Белешмә

Ук-җәяне уйлап табу — кешелек дөньясы үсеше тарихында гасырлар дәвамында азык табу һәм дошманнардан саклану өчен хезмәт иткән иң мөһим этапларның берсе. Хәзер җәядән ук ату, бигрәк тә төрки телле халыклар арасында, тиз үсешүче спорт төре.

Мөхәммәт пәйгамбәр әйткән: “Җәядән ук ату — иң яхшы күңел ачу”. Шуңа күрә БР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр бүлеге бу спорт төре белән шөгыльләнергә теләүчеләргә бар яклап та ярдәм итә. Чөнки спорт — ул тормыш, үсеп килүче буынның якты киләчәге, сәламәт халык һәм ил. Спорт, милләте, дине һәм яше нинди булуга карамастан, бөтенесен дә берләштерә, һәм карткисәклеләр бу юнәлештә барысы өчен дә үрнәк.
Читайте нас: