Ышаныч
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
18 апрель 2018, 18:22

Изге эшләр кылырга ашык!

24-25 апрельдә Уфада Идел буе федераль округының “Берләшмә” актив гражданнар форумы үтәчәк.

24-25 апрельдә Уфада Идел буе федераль округының “Берләшмә” актив гражданнар форумы үтәчәк. Анда Русия Иҗтимагый палатасы вәкилләре, округ төбәкләре делегацияләре, коммерциягә карамаган сектор әгъзалары, актив гражданнар катнашачак.


Мондый зур вакыйгалар социаль әһәмиятле чаралар үткәрү өчен менә дигән вакыт. Шуңа да республиканың Иҗтимагый палатасы "Изге эшләр" акциясе башлап җибәрә. Шуларның берсе – донор каны җыю. Форум көннәрендә 9-14 сәгатьтә Конгресс-холл янында мобиль кан тапшыру станциясе урнашачак.

Икенче акция “Китаплар – балаларга” дип атала һәм балалар, үсмерләр китапларын җыюны күздә тота. Теләгән кеше форумга китаплар алып килә һәм аларны волонтерларга тапшыра ала. Китаплар барысы да авыл китапханәләренә һәм социаль приютларга тапшырылачак.


Читайте нас: