Ышаныч
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
вакыйгалар
17 апрель 2018, 13:32

Имамнар аттестация үтте

Дин әһелләре халык күңелен иман нуры белән сафландыру, яктырту, яшьләргә әхлакый тәрбия бирү,

Дин әһелләре халык күңелен иман нуры белән сафландыру, яктырту, яшьләргә әхлакый тәрбия бирү, тормышта дөрес юл сайларга ярдәм итү буенча гаять зур һәм мөһим эш алып бара. Хәзерге болганчык, төрле мәгълүмати технологияләр үсешкән, интернет челтәре аша зарарлы тәэсирләр арткан заманда бу аеруча көнүзәк мәсьәлә.

Шушы юнәлештә һәр районда мөхтәсибәтләр милләтара, конфессияара татулык, бердәмлекне ныгыту өчен тырыша, төрле күркәм чаралар оештыра. Имам-хатыйплар, мәзиннәрнең белемен камилләштерү, яшьләрне дини гыйлем алырга өндәү, укыту эшен алып бара. Соңгы елларда мәчетләр кырында мәдрәсәләр ачыла, анда хәзрәтләр, абыстайлар гарәп телен өйрәнү дәресләре бирә, Коръән сүрәләре уку буенча ярышлар оештыра.

Күптән түгел Аскын үзәк мәчетендә зур һәм бик әһәмиятле чара үтте. Республикабызның төньягында урнашкан Аскын, Караидел, Борай, Яңавыл, Балтач, Краснокама, Дүртөйле районнары һәм Бөре, Нефтекама, Благовещенск шәһәрләреннән имам-хатыйплар һәм мәзиннәр аттестация үтте. Чарага Русия һәм Башкортстан Республикасы Үзәк Диния нәзарәте вәкилләре дә килде. Алардан һәм һәр район имам-мөхтәсибләреннән аттестация кабул итү комиссиясе төзелде. Имтихан тотарга җыелган дин әһелләрен Башкортстан Республикасы Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Нурмөхәмәт хәзрәт Нигъмәтуллинның беренче урынбасары Әюп хәзрәт сәламләде:

— “Гыйлем алу бишектән ләхеткә кадәр булырга тиеш”, дигән пәйгамбәребез Мөхәммәд салалааһу галәйһи вәссәлам. Шуңа күрә барыбыз да белемнәребезне һәрдаим камилләштерергә, алай гына да түгел, белгәннәребезне башкаларга да өләшергә, халыкка аңлатырга, яшьләрне тәрбияләргә бурычлыбыз, — диде. — Бу эш мәчетләрнең эшен җанландыру, камилләштерү өчен башкарыла. Хәзер аттестация үтмәгән, таныклыгы булмаган хәзрәт дини йолалар, хезмәтләр алып бара алмаячак.

Аннары белем бирү эшен оештыру буенча җаваплы Руслан хәзрәт аттестациянең максаты, үткәрү тәртибе турында сөйләде.

— Мондый аттестацияләрне бишенче ел инде үткәрәбез. Быелгысы ике ай элек башланган иде, башта дини югары уку йортларында эшләүче укытучылар, аннары имам-мөхтәсибләр аттестация үтте, хәзер районнарга чыгып, имам-хатыйплар, мәзиннәрнең белемнәрен тикшерәбез. Сораулар тик Коръән сүрәләрен белү, уку осталыгы турында гына түгел, ә юриспруденция, хокук мәсьәләләренә дә кагыла. Бу аңлашыла да, чөнки хәзерге заманда эшне дөрес оештыру, тиешле документларны төгәл тутыру һәм алып бару өчен төпле, күпкырлы белем кирәк, — дип аңлатты.

Аттестация анкета тутырудан башланды, аннары комиссиянең һәр әгъзасы каршына бер имам-хатыйпны утыртып, чиратлап имтихан кабул итте. Шулай итеп, берьюлы берничә кешедән аттестация кабул итү оештырылды, бу вакыт буенча да бик отышлы булды, чөнки 127 кеше аттестация үтте. Бу көнне имтихан тапшырган имам-хатыйплар, мәзиннәр авылларда дини йолаларны, хезмәтләрне башкаруга хокук бирүче һәм булган хокукларын раслаучы таныклыклар алды.

Чарада катнашучыларга мәчеттә абыстайлар хәстәрлеге белән мул табын әзерләнде. Бергәләшеп ризык кабул иткәннән соң, намаз укулар, аралашу, фикер һәм тәҗрибә уртаклашулар булды. Фәһемле, файдалы чара бер тында үтте һәм күңелләрдә якты хатирәләр калдырды.

Миләүшә Хөсәенова.

Автор фотосы.
Читайте нас: