Район тарихында бик әһәмиятле вакыйга булды: аскынлылар мәртәбәле кунаклар — Уфа шәһәреннән 40тан артык кешене берләштергән туристик төркемне каршылады.
Бу сәфәрне Уфа шәһәрендәге Аскын якташлар оешмасы (землячество), Уфа Финанс университеты филиалы, “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы оештырды. Чара районның мәдәни мирасын саклау һәм популярлаштыру, гражданлык үзаңын һәм ватанпәрвәрлек хисен үстерү, милләтара татулыкны ныгыту максатында үткәрелде. Ул шулай ук республиканың 100 еллыгына багышланды.
Кунакларны район чигендә тантаналы рәвештә милли ашыбыз — чәкчәк белән каршы алдылар.
Аннары район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Фаат Фәтхуллин программаның төп өлешен ачты. Ул әлеге чараны оештыручылар һәм башлап йөрүчеләргә рәхмәт белдерде, бу очрашу — зур эшнең башы гына икәнлеген билгеләде. Ул Аскында гына түгел, бөтен республикада мондый очрашулар үткәрергә этәргеч булачак. Фаат Нурулла улы районның географик үзенчәлекләре, социаль-икътисади үсеше, киләчәккә планнары белән таныштырды.
Рәсми өлештән соң делегация тарихи һәм истәлекле урыннарга юнәлде. Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Әнзирә Ногыманова экспозицияләр, эш планнары, шулай ук экскурсия барышында тарихи әһәмиятле, этнографик һәм археологик материаллар турында җентекле сөйләде.
Экскурсия Аскын үзәк мәчетендә дәвам итте. Биредә Земфира абыстай Закирова бинаны төзү һәм ачу тарихы турында сөйләде. Кунаклар яшь Коръән укучы башкаруында сүрәләр тыңлады. Авылның тагын бер истәлекле урыны — 1803 елда төзелгән Свято-Никольск чиркәве. Бүген анда төзекләндерү эшләре алып барыла.
Аскын районы хозур табигате, шифалы чишмәләре, елга-күлләре, сирәк очраучы киек кошлары һәм җәнлек-җанварлары белән генә түгел, ә республикабыз иминлеге өчен хезмәт салучы тырыш һәм кунакчыл халкы белән дә дан тота. Районыбыз искиткеч сәләтле, иҗади күңелле кешеләргә бай, алар арасында танылган җырчы, композитор, рәссам, язучы, спортчылар бар. Шулар исәбендә каен тузында картиналар эшләүче Гөлсөяр Сәгыйтованы атап үтәргә кирәк. 14 ел эчендә ул чын-чыннан үз эшенең остасы буларак танылу яулады.
Мәдәни программа Петропавловка авылында дәвам итте. Этнографик турда катнашучылар авыл кешеләренең борынгы гореф-гадәтләрне кадерләп саклавын күрде. Алар христианнарның “Лазарев шимбәсе” бәйрәмен күрсәтте.
Шулай ук хезмәт сөючән, сәләтле Наилә һәм Андрей Белозеровлар гаиләсендә кунакта булдылар.
Икенче көнне туристлар делегациясе Аскын районы якташлар оешмасы рәисе Рәмил Рәфыйковның туган авылы — Янкисәккә юл тотты. Кунакларны чәкчәк, җыр-бию белән милли киемдә Иске Казанчы авылы “Ак инәйләр коры” җәмәгать оешмасы әгъзалары каршылады. Арытаба яшь киленнәр шифалы чишмәгә су юлы күрсәтте. Башлангыч мәктәптә халык кәсепләре осталарының эшләре: авыл хуҗалыгы продукциясе, кул эшләре, төрле камыр ашлары күргәзмәсе оештырылган иде.
Туган якны өйрәнүче Мәмдүнә Гафурҗанова урындагы гореф-гадәтләр, табигатьнең гүзәллеге турында сөйләде. Янкисәктә бер генә бәйрәм дә ветеран-укытучы Рәшит Фатихов һәм аның тальяныннан башка үтми: тирә-якка халык көйләре агылды. Шулай ук бу авылда агротуризм буенча фильм өчен эпизодлар төшерелде: малларга печән дә салдылар, мунчага утын да ярдылар, атлар белән дә таныштылар, бер сүз белән әйткәндә, авыл тормышын татып карый алдылар.
Шулай итеп, икенче көн дә туристлар өчен сизелми дә үтеп китте. Экскурсияләр онытылмас тәэссоратлар калдырды. Уфалыларны урындагы халыкның ихласлыгы, кунакчыллыгы, эчкерсезлеге әсир итте. Аскын җирендә никадәр сәләтле, туган ягын сөюче һәм борынгы йолаларны кадерләп саклаучы кешеләр яшәвен күрделәр.
— Чыгышым белән Карткисәктәнмен. Бу этнотурда үзем өчен районның әлегә таныш булмаган тарихи битләрен ачтым. Безне иң кадерле кунакларыдай каршы алдылар, моның өчен барыбызның исеменнән район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәм. Аскынның гасырлар төпкеленә барып тоташкан тарихын чагылдырган экспонатларга бай музей беркемне дә битараф калдырмады. Петропавловка авылында урындагы халыкның көнкүреше белән таныштык. “Лазарев шимбәсе” театрлаштырылган тамашада катнашу нык ошады, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты милли-төбәк компоненты буенча куратор, Уфа шәһәре 94 санлы лицейның башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Фидания Әхмәтҗанова.
Аскын районы туризмны үстерү өчен уңайлы төбәк: мәдәни йолалар һәм халык фольклоры, искиткеч гүзәл табигать, милли колорит һәм күпсанлы халык кәсепләре. Бу чара район халкы һәм башкала кунаклары арасында дуслык күпере салды, үзара отышлы хезмәттәшлеккә, агротуризмны үстерү программасы булдыруга нигез булды.