Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы
19 декабрь 2019, 14:35

Аскын 2нче мәктәбе коллективы тамашачы сөюен яулады

Аскын 2нче мәктәбе коллективы да педагогия коллективларының театраль тамашалары чикләрендә үткәрелгән чарага актив кушылды. Мәктәп коллективы “Кыз урлау” музыкаль комедиясен сәхнәләштерде. Залда алма төшәрлек тә урын булмады.Тулырак түбәндәге сылтама буенча укый аласыз: https://vk.com/club183620227?w=wall-183620227_1547

2019 ел Русиядә Театр елы итеп игълан ителде. Театр елын уздыру турындагы указны Русия Президенты Владимир Путин имзалады.
Шулай итеп, 2019 елда Русия буенча бөтен мәдәният оешмаларында тематик чаралар үттте: спектакльләр, фестивальләр, очрашулар, Театр елын ачу һәм ябу тантаналары, VIII Театраль Олимпиада, Бөтенрусия театр марафоны, илнең иң яхшы спектакльләрен онлайн күрсәтү, бөтенрусия һәм халыкара күргәзмәләрне, фестивальләрне оештыруда ярдәм итү, Русия театр энциклопедиясен бастыру. Шулай ук, театр биналарын төзекләндерү, 2030 елга кадәр театр сәнгатен үстерү буенча план төзү, балалар өчен театрларны үстерү, аларның материаль-техник базасын ныгыту, театраль белемгә игътибарны арттыру һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралды. Әлеге гамәл илебездә театр сәнгатен алга таба үстерү, аңа халыкның игътибарын арттыру максатында башкарылды.
Безнең районда да, атап әйткәндә белем бирү учреждениеләрендә дә, бу юнәлештә актив эш алып барыла. Әйткәндәй, Театр елы тәмамланырга да санаулы көннәр генә кала. Аскын 2нче мәктәбе коллективы да педагогия коллективларының театраль тамашалары чикләрендә үткәрелгән чарага актив кушылды. Мәктәп коллективы “Кыз урлау” музыкаль комедиясен сәхнәләштерде.
Укытучылар рольләрен шулкадәр оста итеп башкарулары күңелгә хуш килде. Спектакль ахырында тамашачылар артистларыбызны көчле алкышларга күмде.
Төп вазифалары – балаларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, коллективның җәмәгать эшләрендә, сайлау кампанияләрендә, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында да актив катнашуын билгеләп үтү урынлы булыр.
Читайте нас: