Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы
18 декабрь 2019, 11:40

Янә “Идел буе театры”

Түбән Новгородта Идел буе федераль округының “Идел буе театры” иң зур яшьләр сәхнә сәнгате фестивалендә 483 коллектив һәм 7 мең яшь актер катнашты.

2019 елның 16 декабрендә Түбән Новгородта Идел буе федераль округының “Идел буе театры” иң зур яшьләр сәхнә сәнгате фестивале җиңүчеләре һәм призерлары тәбрикләнде.

Әлеге уникаль проект Театр елында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров башлангычы белән гамәлгә ашырылды. Аның төп максаты — профессиональ булмаган коллективларны актив иҗади конкуренциягә җәлеп итү һәм округта театр сәнгатендә яңа исемнәр ачу.
Катнашучылар билгеләп үткәнчә, аларга ярыш чәме күптән җитми иде, һәм Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән килгән яшьтәшләре белән көч сынашырга тәкъдим чын чакыру Һәм катлаулы иҗади бурыч булды.
Көрәштә 483 коллектив һәм 7 мең яшь актер катнашты. Аларның бер өлеше бу ярышта үз дәрәҗәсен күтәрде, икенчеләре осталыгын күрсәтте, һәм иң мөһиме — һәркем профессиональ жюри һәм тамашачылар тарафыннан объектив бәя алды.
Яшь театр коллективлары спектакльләрен 150 меңнән артык кеше карады, тагын 36 мең тамашачы спектакльләрнең интернеттагы видеоверсияләрен күрде. 30 меңгә якын тавыш — иң көчлеләрне ачыклаган халык тавыш бирү нәтиҗәсе әнә шундый.

“Иң яхшы студентлар спектакле” номинациясендә финалга Чуваш Республикасыннан иҗади студия чыкты, ә Башкортстанның Межгорье шәһәреннән килгән балаларның эше “Иң яхшы мәктәп куелышы” дип табылды. “Идел буе театры” һәркем өчен тигез шартлар тудыра һәм чын иҗат өчен киртәләр булмавын раслый.

Тантаналы чара вакытында вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев беренче урынны яулаучыларны гына түгел, ә көмеш һәм бронза медаль алган мәктәп һәм студентлар коллективларын да бүләкләде.
Балалар истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльләргә 100-200 мең сумлык максатчан грантлар алды. Иң яхшы режиссерлар һәм актерлар Мәскәүгә Русиянең әйдәп баручы театрлары спектакльләренә барган.
Афишалар конкурсында җиңүчеләр дә бүләкләр алды.
“Җәй көне вәкаләтле вәкил «Идел» яшьләр форумында студентлар театры актерлары белән очрашты. Бер егет үзе өчен төп ачыш булып округта күп кешеләрнең театр белән ничек шөгыльләнүен аңлавы булды, диде. Бәлки, театр сөючеләрнең бердәм мәдәни киңлеген булдыру да проектның төп нәтиҗәсе булгандыр. Бүген без фестиваль җиңүчеләрен бүләклибез. Әмма монда җиңелүчеләр юк дип ышанам — барлык катнашучылар да үз иҗаты өчен яңа этәргеч, яңа кичерешләр һәм үзара аңлашу тәҗрибәсе алдылар”, — дип билгеләп үтте Олег Машковцев.

Русия Президенты тарафыннан игълан ителгән Театр елында оештырылган фестиваль күпсанлы үтенечләр буенча дәвам итәчәк, дип белдерде министр урынбасары.

Фото: "Башинформ" агентлыгы сайтыннан.

Автор: Зөһрә Исламова

Читайте нас: