Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы
6 декабрь 2019, 16:40

Театр — ул тормыш, яшәеш

Яңа Казанчы мәктәбе укытучылары да педагогия коллективларының театраль тамашалары чикләрендә үткәрелгән чарага актив кушылды. Мәктәп коллективы язучы-прозаик һәм драматург Абдулла Әхмәтнең “Үги кыз” әкият-пьесасын сайлап алып сәхнәләштерде.

Районыбызда, атап әйткәндә, белем бирү учреждениеләрендә, Театр елы уңаеннан актив эш алып барыла. Әйткәндәй, Театр елы тәмамланырга санаулы гына көннәр генә калып бара.
Яңа Казанчы мәктәбе укытучылары да педагогия коллективларының театраль тамашалары чикләрендә үткәрелгән чарага актив кушылды. Мәктәп коллективы язучы-прозаик һәм драматург Абдулла Әхмәтнең “Үги кыз” әкият-пьесасын сайлап алып сәхнәләштерде.
Алар геройларының язмышлары аша бәхет һәм бәхетсезлекнең
сәбәпләрен, сабыр кеше морадына ирешәчәкне һәм сынауларны жиңеп,
язмыш тарафыннан бүләкләнүне тамашачыларга җиткерә алды.
Әкиятне сәхнәгә куючы режиссер Алсу Хәсәнова, музыкаль яктан бизәүче
Диләрә Дәүләтшина спектакльдәге образларны эстетик югарылыкка күтәрде. Суфлерыбыз Флүзә Нигъмәтуллина йөкләтелгән эшенә җаваплы карап, тамашачыга спектакльнең асылын, мәгънәсен җиткерергә ярдәм итте.
Спектакль ахырында тамашачылар артистларыбызны көчле алкышларга
күмде. Жюри әгъзалары — мәгариф бүлеге методистлары Флидә Фәүзәт кызы Вәлиәхмәтова, Мөнзилә Солтан кызы Әхмәтова, Нәзилә Хәниф кызы Нуриәхмәтова укытучылар коллективына рәхмәтләрен җиткерде, иҗади уңышлар теләде.
Гомумән, мәктәп коллективы авылыбызның тоткасы ул. Төп вазифалары – балаларга белем һәм тәрбия бирүдән тыш, алар җәмәгать эшләрендә, сайлау кампанияләрендә, иҗади конкурсларда, спорт ярышларында да катнашырга
өлгерә.
Читайте нас: