Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Театр елы
6 декабрь 2019, 16:50

Һөнәрләр иленә мавыктыргыч сәяхәт

Кыйгазы урта мәктәбендә ата-аналар шимбәсе чикләрендә укучылар һөнәрләр дөньясына сәяхәт кылды. Һөнәри юнәлештә эш — мәктәптә тәрбия системасында мөһим юнәлешләрнең берсе.

Тарих укытучысы Розалия Гаделисламова һөнәрләр, кешенең шәхси һәм һөнәри сыйфатлары, уку йортлары системасы һәм һөнәр алу, җәмгыятьтә кадрлар ихтыяҗы турында сөйләде.
Чарага агроном, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, 120дән артык фәнни эшләр авторы Рәфис Әхмәтзыя улы Акбиров килде. Ул үзенең эшчәнлеге,һәр кешегә белем, белгечлек алу мөһим булуы турында сөйләде.
Шулай ук очрашуга 1нче курс студентлары Хәлимә белән Хәлим Дәүләтгәрәевлар да килде. Алар Башкорт дәүләт педагогия университеты һәм Башкорт дәүләт университетындагы укулары турында сөйләделәр. Студентлар билгеләвенчә, уңышка ирешү өчен мәктәптә үк тырышып укырга, көн тәртибен дөрес оештырырга, китап укырга кирәк.
Нина Николаева.
Читайте нас: