Узган шимбә Аскын үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре республикабыз башкаласына күңелле сәяхәт кылды. Мәдәни чарада катнашучылар “Нур” татар драма театрында Зөлфәт Хәкимовның “Тыкрыкта булды бу хәл” спектаклен карады. Төп рольләрнең берсендә — якташыбыз, Билгеш авылында туып-үскән, танылган актер Рида Фәхрисламова. Аскын дәваханәсенең баш бухгалтеры Физәлия Нурмиева оештырган бу матур сәяхәт, фәһемле дә, күңелле дә тамаша анда баручылар күңелендә онытылмас тәэссоратлар калдырды.