Ышаныч
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Театр елы
27 март 2019, 18:14

Клуб сәхнәләре гөрләп тора

2019 ел — Русиядә Театр елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан республикабызда, районнарда, авылларда да күңелле тамашалар үтеп тора.

2019 ел — Русиядә Театр елы буларак игълан ителде. Шушы уңайдан республикабызда, районнарда, авылларда да күңелле тамашалар үтеп тора. Әйе, театр – сәнгатьнең иң гүзәл төрләренең берсе. Ул кешеләрне көлдерә дә, елата да, уйландыра да. Без бүгенге тормышыбызны театрдан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Анда халкыбызның үткәне, тарихы, яшәеше, киләчәге чагыла.

Белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә барган театральләштерелгән сморт-конкурс фестиваленең чираттагы эстафетасы Арбаш урта мәктәбенә дә килеп җитте һәм алар уңышлы чыгыш ясап, халык сөюен яулады. 22 мартта Чишмә-Үрәкәй авылы клубында Арбаш мәктәбе коллективы тарафыннан Кәбир Акбашевның “Сипкелле кыз” исемле музыкаль комедиясе сәхнәгә чыгарылды.

Тулырак мәгъүмат гәзит битләрендә.
Читайте нас: