Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
3 декабрь 2021, 09:10

Декабрь безгә ниләр юрый?

Йолдызнамәгә игътибар итегез.

Декабрь безгә ниләр юрый?
Декабрь безгә ниләр юрый?

Кучкар. Декабрьдә сине уңыш көтә. Нәрсәгә тотынсаң да, нәтиҗәсе яхшы булыр. Яңа ел бәйрәменә яхшы кәеф, яхшы билгеләр белән генә керерсең.

Үгезбозау. Айның беренче яртысында кәефең булмас. Арыганлыгың сизелеп тора. Син болай бирешмә әле, дускай. Үзеңне кулга ал. Тиздән бәйрәм һәм янә каникуллар көтә.

Игезәкләр. Кәефсезлек, депрессиягә бирелү хас булыр. Һәр сүзне дә йөрәгеңә бу кадәр авыр алма инде. Китап укы, бәйләм бәйлә, кызыклы кино кара. Һичъюгы, әти-әниеңә, туганнарыңа ярдәмләш.

Кысла. Ел азагы – мәшәкатьле чор. Синең өчен дә ул шундый булыр. Укудагы “койрыкларны” төзәтергә кирәк. Өйдәгеләр дә тик тотмый, әле бер, әле икенче эш кушып кына торалар.

Арыслан. Аягыңны юрганыңа карап суз. Әти-әниеңне әйбер сорап тинтерәтмә. Бәйрәм чоры болай да мәшәкатьле бит. Тегесе кирәк, монысы җитми. Өстәвенә, син дә нервыларына тиясең.

Кыз. Синең алда мавыктыргыч эшләр тора. Ниятләреңне чынга ашырырга комачаулаучылар, аяк чалучылар булыр. Тик син бирешә торганнардан түгел.

Бизмән. Әти-әниеңә каршы сөйләвең бер дә дөрес түгел. Алар тәҗрибәле, сиңа яхшырак булсын өчен тырыша. Менә күрерсең, болытлар артыннан кояш чыгар һәм син үзеңнең хаклы булмавыңны аңларсың.

Чаян. Кулыңа эш бармас. Ял итәсең килеп кенә торыр. Укуың белән дә шундый ук хәл. Китаплар ягына әйләнеп тә карыйсың килми торган чагың. Шулай да кисәтәм: ни чәчсәң, шуны урырсың.

Укчы. Син иренмә, ялкауланма, дускай. Күп нәрсәне үзгәртеп, төзәтеп була әле. Йолдызлар бик уңышлы чор вәгъдә итә. Кулыңнан ычкындырма гына.

Кәҗәмөгез. Күп нәрсәне тәртипкә китерергә кирәк. Уйларыңны, үзеңне, бүлмәңне. Мәшәкатьләр көн саен артып кына торыр. Ә син борчылма. Барысын да вакытында башкарып чыгарсың.

Сукояр. Сиңа бөтенесе каршы, бер дә юкка “бәйләнә” төсле тоелыр. Ялгышасың, иптәш Сукояр! Аруың җитте, укыйсың килми, физик эш тә сине кызыксындырмый. Кайгырма, болар барысы да вакытлыча гына.

Балык. Игътибар үзәгендә булырсың. Укуыңа күбрәк игътибар бүл. Кәефең шәп, эшләрең уң булыр.

 

Фото: myslo.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Декабрь безгә ниләр юрый?
Декабрь безгә ниләр юрый?
Автор:https://kiziltan.ru/articles/iskra/2021-12-01/dekabr-bezg-nil-r-yuryy-2602399
Читайте нас: