Ышаныч
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
22 ноябрь 2021, 10:10

Алдагы көннәрдә...

Нинди һава торышы көтелә?

Алдагы көннәрдә...
Алдагы көннәрдә...

Бүген көн бик матур башланды. Кар ява, көне җылы. “Иде” дияргә кала, ахрысы, синоптиклар икенчерәк фаразлар белдерә: “плүс”тән “минус”ка китә.

Бүген көн дәвамында җепшек кар явып торачак. Урыны белән бозлавык хасил булып, юеш кар тимерчыбыкларны, агачларны сырыр.

Җил көнбатыштан, уртача тизлектә исә, урыны белән көчәючән. Һава температурасы көндез +2,-3 градус булыр дип көтелә.

Иртәгә, 23 ноябрьдә, бераз кар явуы, көньякка таба азрак, кайбер районнарда себертмә буран булып, юлларга кар салыр, бозлавык хасил булыр.

Җил көнбатыштан, вакыты белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә -6,-11 градус, аязытканда -15, көндез -3,-8 градус тирәсен белдерер.

Чәршәмбе, 24 нобярьдә, урыны белән бераз кар явуы, аерым урыннарда бозлавык булуы көтелә.

Җил көнбатыштан, уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә -13,-18, аязытканда -22, көндез -8,-13 булыр.

 

Фото: m.123ru.net

Алдагы көннәрдә...
Алдагы көннәрдә...
Автор:https://omet-rb.com/articles/k-n-z-k/2021-11-22/aldagy-k-nn-rd-2591592
Читайте нас: