Ата-бабаларыбыз суның кадерен белгән, бигрәк тә чишмәләргә саклык белән караган. Әйе, чишмәләр кечкенә булсалар да, табигатькә җан өрүчеләр, елга, күл, инешләрне тулыландыручылар.
Авыл халкы элек-электән чишмә суыннан файдаланган, бигрәк тә чәй куярга, пешеренер өчен чишмә суын кулланган. Челтерәп аккан салкын чишмә суын алар сәламәтлеккә файдалы, дип исәпләгән. Яшь киленне дә тәү башлап, су юлын күрсәтергә чишмәгә алып төшкәннәр.
Әмма еллар үтү белән заманча технологияләр алгы планга күчә бара, бик сирәкләр генә чишмәгә суга төшә, алар да өлкәннәр генә дияргә була. Күбияз авылында да тәмле, шифалы сулы чишмәләр бар. Халык сирәк булса да аннан су ала, ләкин алары да бары өлкән буын вәкилләре генә. Күбияз авылында гомер итүче Гаделислам Әхмәтов үзләре һаман да суга йөргән чишмәне “Гәрәй” чишмәсе дип атарга теләге булуын һәм авыл кешеләренең дә моңа риза икәнлекләрен әйтеп үтте.
— Элек-электән ата-бабаларыбыз шушы чишмәдән су алган, көндәлек ихтыяҗлары өчен кулланган. Әмма хәзер бу су чыганагы югалып бара. Монда суга йөрүчеләр чистартып, чүп-чардан арындырып торабыз да соң. Элек торбалар салып фермага су агызалар иде, әмма хәзер өлкәннәрдән башка су алучы юк. Ә бит аның суы бик тәмле, йомшак, чәй дә бик шифалы була. Яшьләр менә шундый чиста суларның кадерен белсен иде. Минем теләгем аңа “Гәрәй чишмәсе”дигән атама бирү. Ни өчен Гәрәй чишмәсе соң? Чөнки безнең авылда сугыш ветераны, инвалид Гәрәй Солтанов яши иде. Ул бу чишмәгә гел килә торган иде, чистарта, кышларын юл сала, кардан арындыра һәм кешеләр күмәкләп суга бара. Авылга килен төшсә дә, су юлын күрсәтү өчен шушында киләләр иде. Гәрәй бабай безне суның кадерен белергә, аны сакларга өйрәтә иде. Ул үзе Курск дугасындагы бик каты алыш вакытында кешеләрнең бер тамчы су сорап кычкырып ятуларын, әмма суның булмавын һәм яралыларның тамчы суга тилмереп үлүләрен еш сөйли иде. Шуңа да саф суның яшәү чыганагы булуын безгә еш аңлата иде. Бик кадерләде ул бу чишмәне, — дип сөйләде безгә Гаделислам Газнәви улы.
Без дә аның теләген хуплыйбыз. Чынлап та, табигатебезнең сафлыгы, матурлыгы, чисталыгы турында кайгыртмасак, киләчәккә ни калдырырбыз? Шундый шифалы чишмәләребез, елга-күлләребез булганда кадерләрен белеп, югалып барган су чыганакларына җан өреп, чистартып торыйк. Яшьләребез дә олылардан үрнәк алып, һәр булганны кадерләп, сакларга өйрәнсен. Тирә-ягыбызны чүпләми, матурлык, гүзәллек өләшеп кенә яшик.
Без шушы уңайдан Күбияз авыл Советы башлыгы Ришат Мират улы белән очраштык һәм аның белән әңгәмәләштек.
— Безнең авылда чынлап та чишмәләр күп һәм һәрберсенең үз тарихы бар. Халык элек-электән алардан су алган, шушы чишмәләрнең суы белән көн күргән. Без үскән вакытта да әле бар халык шушы чишмәләр суы белән генә яши иде. Яшелчәсе, җиләк-җимеше, мал-туары өчен дә биредән су ташыдылар. “Өмрәхилә” чишмәсен агымдагы елда “Атайсал” проекты буенча һәм урындагы халык ярдәмендә матурлап, яхшылап эшләп куйдык. “Бәкер” чишмәсе дә киртәләп алынган. Әмма эшләнәсе эшләр күп әле, чыгымнар да күпләп таләп ителә. Бу атнада узган киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов чишмәләрне тергезү буенча “Башкортстан Республикасының экология һәм табигый байлыклары” программасы белән таныштырып үтте. Хөкүмәт чишмәләрне төзекләндерүгә шушы программага ярашлы бер чишмәгә — 100 мең сум акча бүлә. Моның өчен чишмә суына экспертиза үткәрергә, чишмәне төзекләндерү схемасын әзерләргә һәм торак пунктларга нигезләнеп, җирлекнең ситуацион планын төзергә, аңлатма язуы белән фотографияләр эшләргә һәм шулай ук чишмәнең тарихы кирәк. Шушы документларны җыеп, район хакимиятенә якын көннәрдә тапшыруны максат итеп куйды Динис Радис улы.
Һәм без моны киләчәктә яхшылап өйрәнеп, авыл халкы белән киңәшләшеп, халыкны эчәр су белән тәэмин итүне оештыру максатыннан, югалып барган чишмәләргә кабаттан җан өрү, аларны яңарту эшләрен планлаштырырга дип торабыз. Мәсәлән, әлегә “Ат” чишмәсе, күкертле чишмәләр күз уңында тотыла. Әмма бу эшне бергәләп киңәшләшеп кенә башкарып чыгарга мөмкин. Шушы программага ярашлы, документлар туплап, эш күләмен анализлап, киләчәктә табигать биргән байлыкларыбызны югалтмаска һәм шушы зур эшләрне алгы планга алып, башкарып чыгарга исәп тотабыз. Чынлап та, бу бик зур эш, әмма шушы программага таянып һәм авыл халкының бедәмлеге белән башкарып чыга алырбыз, дип уйлыйм. Программага ярашлы, бер чишмәне төзекләндерү өчен 100 мең сум акча алу мөмкинлеге булу бик тә яхшы. Һәм моны оештырып эшләп чыксак, бик тә әйбәт булачак, чөнки күп чишмәләребез югалу хәлендә тора. Шулай ук Гаделислам Газнәви улы әйткән чишмәгә дә ремонт кирәк. Ул чишмәне дә киләчәктә бергәләп матурларга һәм төзекләндерергә исәп тотабыз. Гаделислам Әхмәтов әйткән чишмә электән халык телендә “Зәйни чишмәсе” дип йөртелә. Атамасын үзгәртү өчен авыл кешеләре белән сөйләшергә һәм киңәшләшергә кирәк булачак, — ди Ришат Габделхәев.
Чынлап та, биредә чишмәләр күп. Әмма аларны тергезү, яңарту өчен күп көч, чыгымнар таләп ителә. Югарыда әйтеп үтелгән программа эчәр суларыбызны саклау өчен бик яхшы юнәлеш бирүче булып тора. Моның өчен барлык кирәкле документларны җыеп, әзерләп эшләргә генә кирәк. Ә күбиязлылар тиз арада моннан файдаланып калырга, ата-бабаларыбыз рухын сүндерми, табигый байлыкларыбызны сакларга, яңартырга, булдырырга тырыша да инде.
Белешмә:
“Ат чишмәсе” атамасы кайдан килеп чыккан? Бу хакта Күбияз авылында гомер итүче Рәис Әбраров шулай сөйләде (80 яшь):
— Электән безнең авылда ат фермалары бар иде. Атларны шушы чишмәгә су эчерергә алып төшә торганнар иде. Без бәләкәй чакта атлар бик күп булды. Һәм аларны күмәкләп менә шушында куалар иде. Бу чишмәнең атамасы да шуннан килә. Без малайлар бик кызыксынып атларны күзәтәбез иде.
Ә күкертле чишмәгә килгәндә, аның суы буыннар өчен файдалы. Күкерт исе әллә кайдан ук килеп тора. Элек әби-бабайларыбыз шушы чишмә суы белән аяк-кул авыртуларыннан арынган. Исемен дә шулай гына “Күкертле” чишмә дип кенә атап йөрттеләр һәм халык телендә дә шулай билгеле.