Ышаныч
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
31 март 2021, 10:20

Топономика серләре

Җир-су атамаларына тирән мәгънә салынган.Иң беренче — авылым исеменең килеп чыгышы турында. Колакларга ягымлы, күңелебезгә якын — Үрмияз.

Аскын районы җир-су атамаларын википедиягә кертергә булгач, мин дә үз авылымның топономикасын барлап гәзитебезгә тәкъдим итәргә булдым.
Авылдашлар, сез дә бу эшкә кушылыгыз, үз фикерләрегезне әйтегез, белгәннәрегезне өстәгез.
Иң беренче — авылым исеменең килеп чыгышы турында. Колакларга ягымлы, күңелебезгә якын — Үрмияз. Бу исемнең килеп чыгышы турында гаять күп фикерләр йөри. Борын заманда юллар яз көне үтеп булмаслык булгач — “ йөрмә яз” дигән әйтештән килеп чыккан дип уйлаучылар булган, бу фикер китапта да язылып чыккан. Икенче версия — галимнәр экспедициясе килгәч, халык ике мари — Юрмый белән Кобый килеп ике авыл — Үрмияз һәм Күбияз авылларына нигез салган дип аңлатканнар. “Юрмый аязы”ннан башланган дип сөйләгәннәр. Галимебез Әнвәр Әсфәндияров: Не об этом ли косвенно говорит фамилия одного из җителей” — дип 46 яшьлек Яныш Васильев сын Васильевны искә ала, ул урядник булып Верхнеозерный, Красногорский, Оренбургский крепостьләрендә хезмәтен үти, ә 1831 елда алтынчы башкорт полкында поляк әсирләрен Белоруссиягә күчерүдә катнаша. Кем соң ул Яныш Васильев?
Ул минем алтынчы буын карт әтием Миндиярның улы Вәсил баласы. Вәсил гарәп сүзе, ялгау тоташтыру дигәнне аңлата. Вәсилнең улы Яныш — ул тулы исеме түгел, Янтимер, Янбирде булырга мөмкин.
Якуп нәселендәге Биккенә — Бикмөхәммәт булып чыкты. Шулай итеп, икенче версия белән берничек тә килешеп булмый.
Шәйбан ханның бишенче буыны Юрматы би, аның улы — Юрмый бит. Юрмый исеме башкорт халкына ят исем түгел. Халык тарафыннан яратып җырланган “Юрмый буе” — дигән җырны алыйк:
“Асылкай буе — асыл таш,
Юрмый буйкайлары— яшел таш.
Юрмый буйкайларында үскән ирләр,
Яссы яурын булыр, кара каш.”
Элек авылыбыз Үрмияз дип түгел, ә Юрмияз дип йөртелгән. Тәтешле районнында Юрмияз елгасы һәм Юрмиязбаш авылы бар. Ә тәтешлеләрнең ирәкте ыруына караганын хәтерләсәк (ирәкте ыруының бер тармагы — балыкчы ыруы) без ике тугандаш авыл булып чыгабыз бит. Бәлки авылыбыз исеме елга исеменнән килеп чыккандыр?
Журналист Салават Хәмидуллин тагын бер версия турында уйларга мөмкинлек ача: Уралдан төньякта Бөек Болгар дәүләтендә ермиар һәм кубияр дигән ырулар булган. Әгәр аларның аз төркемнәре көнчыгышкарак, безнең җирләргә үтеп керсәләр, бу ыру исемнәре безнең елгаларыбыз исемнәрендә чагылыш тапмадымы икән?
Шулай итеп версияләр күп булгач, анык кына кайсысы дөрес дип әйтеп булмый.
Сөеш авылы аксакалы (инде мәрхүм) Шәмсүн Фәйзуллиннан элегрәк сораган идем, безнең якларга кешеләр кай тарафтан килгәннәрен борынгы бабаларыбыз ничек сөйлилиәр иде дип . Бу якларга кешеләр Дуван ягыннан килгәннәр дип сөлиләр иде диде.
Башкорт шәҗәрәләрендә Дуван исеменнән Осинск, Көнгер өязләренә күченгән ирәкте ыруы Мәмчәк би токымнарында 2 тапкыр Төйгилде, бер тапкыр Күчкилде, бер тапкыр Төймирза исемнәре бар. Бу исемнәр башка башкорт ыруларында очрамый.
Безнең тауларыбызга килгәндә, иң матуры — Шудыгар. Аннан гөрселдәп кар шуып төшкәнен үзем ишеткәнем бар. Баяр таудан алпавыт Зеленцов Анастасьино авылына үтәр булган, балаларга акча чәчеп киткән. Елан тауда элек елан күп булгандыр, минем күргәнем булмады. Фәтхи тау кеше исеменнән: Баяр Тауда яшәгән Фәтхи бабай исеменнән, Әсән Тау — Әсән дигән кеше исеменнән. Каршыдагы Каршы тауыбыз, ә артыбызда — Арка тауларыбыз бар. Исемнәре дә, үзләре дә искиткеч матур. Тауларымда тылсым бармы әллә, Күз карашым бер дә алалмыйм” — дип матур көйгә салып жырлыйсы гына. Калган җир-су атамалары да үзебезнең якларга гына хас, үзенчәлекле.
Зөһрә Гәйнуллина.
Үрмияз авылы.
Фото: sazhin64.livejournal.com
Читайте нас: