Ышаныч
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
31 март 2021, 10:35

Өмрәхилә чишмәсе

19 нчы гасыр азагында Күбияз авылының көнчыгыш ягында билгеле булган Кияваш елгасындагы чишмәгә сулыш алырга мөмкинлек булды.

Күбияз авылының көнчыгыш ягында Кияваш елгасы Төй елгасы белән тоташкан. Шушы елга буенда авылның икмәк пешерә торган бинасы урнашкан иде. Анда 1958 елдан 1980 нче елларга кадәр авыл халкы өчен икмәк пешкән.
Елгага тау астыннан ургылып чишмә аккан. Су килү сәбәпле чишмәне чистартканнар.
Бу чишмә турында халыкта риваять сакланган. Мәгафурә Хаммат кызы әнисе сөйләгәннәрдән яза: “Әниемнең әнисе Фаизә (картыем) Үрмияз авылыннан Күбиязга килен булып килгән. Аның янына хәл белергә Өмрәхилә исемле әби бик еш килеп йөргән. Ул укымышлы, зирәк фикерле, әүлия дәрәҗәсендәге акыллы кеше була (аңа Аллаһының рәхмәте булсын).
Көннәрдән бер көнне Фаизә картый аны озатып барганда, су ераклыгына зарланган. “Нигә аны алдарак әйтмәдең”, — дигән дә, Өмрәхилә карчык әлеге чишмә урынына утырып дога кыла. Ни гаҗәп җир астыннан су саркып чыга. Якын тирәдә су булмаганлыктан, чишмәгә йөрүчеләр бик күп була. Әкренләп су аска төшә. Озак еллар халык су алырга үзе белән бау йөртә. Аннан соң сиртмә куела. 1980 елга кадәр шул су белән икмәк пешерелде. Кыш көннәрендә чишмәне кар каплый, аны тазарталар. Ә яз көне елга суы астында кала. Аны тазартырга якын-тирәдә яшәүчеләр җыела. Бу үзенә күрә “Чишмә түгү” дип атала иде. Нәбирә әби, Мәүлиха әби, Кәримә әби, Мөслимә әби, Мәдәхия әби һәм башкалар (аларга Аллаһының рәхмәте булсын) башлап йөрүчеләр иде. Чишмәнең 130 еллык тарихы булырга тиеш.
— Шушы чишмәнең суын эчеп, аңа хөрмәт белән караган, күпме кеше аңа рәхмәтле. Матур гомер кичереп, акыллы, белемле кешеләребез яшәгән шушы төбәктә. Безнең балачагыбыз, яшьлегебез шаһиты, — бу чишмә, дип сөйләде Рәүфә Габдулла кызы Әхмәтҗанова.
Күбияз авылының Кияваш җирлегендә яшәүче халыклар, Күбиязның дини мәхәлләсе советында киңәшләшеп елга эчендәге изге чишмәне яңартабыз дигән фикергә килделәр. Халык актив кушылып төзелеш материаллары алу өчен акчалата ярдәм итте һәм мәчет тә акчалата булышты. Чишмә территориясен төзекләндерүдә эшкуар Хәмит Мәдхәт улы Фәйзрахманов ярдәм итте. Аның булышлыгы белән елгага тимер торба салынды, таштан су алу мәйданы эшләнде. Кереп чыгып йөрү өчен таш түшәлде. Рәмил Илгиз улы Әбраров КамАЗ белән таш салды. Аннан соң халык көче белән чишмәнең эче тазартылды. Өстән Сәйфулла Хәтмуллин бетон боҗра төшерде. Төзекләндерү эшләрендә Туктагол Әхмәтгәрәев, Фигат Ибраһимов, Рафаэль Гайнуллин, Әсхәт Әхмәтҗанов, Ринат Талипов, Хәлим Кашапов зур тырышлык күрсәттеләр.
Күбияз мәхәлләсе исеменнән рәхмәт белдерәбез!
Мөхәмәтҗан Фәйзрахманов.
Күбияз авылы.
Автор фотосы.
Читайте нас: