Ышаныч
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
25 март 2021, 09:50

Яз һәм җәй айлары ничек килер?

Синоптиклар яз һәм җәй айларында Башкортстанда яшәүчеләрне нинди һава торышы көткәнен бәян иттеләр.

Апрель аенда республикада уртача һава температурасы норма тирәсендә, төньяк-көнбатышта нормадан 3-5 градуска югарырак булыр дип көтелә.Май аенда, уртача температура норма тирәсендә булыр, дип көтелә - 10-14 градус. Ләкин явым-төшем гадәттәгедән азрак булачак.
Җәй көне гадәти булмаган югары температура да көтелми. Июньдә 16-18, июльдә 17-20, августта 14-18 градус булачак. Җәйнең соңгы аенда республиканың көнчыгыш районнарында явым-төшем күбрәк булуы фаразлана.
Сентябрь аенда Башкортстандагы уртача температура климат нормасыннан югарырак, 8-12 градус булачак. Озак вакытлы фаразның ышанычлылыгы 65-70 процент кына икәнен дә истән чыгармыйк.

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ
Читайте нас: