Ышаныч
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Табигать
11 март 2021, 16:55

«Көйсез» һава торышы көтелә

Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын 12 мартта -30 градуска кадәр салкынайтачагы турында кисәтә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бу көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм көндез республикада урыны белән кар яву, юлларда кар сырынтылары барлыкка килү, бозлавык булуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 8-13 м/с. Төнлә -19,-24, урыны белән -30, көндез - 9,-14 градус булачак. Автомобиль юлларының аерым участокларында 1-2 км күрүчәнлек белән томан каплаячак.
Читайте нас: