Ышаныч
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Табигать
4 март 2021, 17:35

Бик активлар

Карткисәк мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары һәрвакыт актив, нинди генә чаралар үткәрелмәсен, катнашып торалар.

Әле дә ”Изгелек шимбәсе” акциясенә дәррәү кушылганнар. 1-4 сыйныфларда 21 укучы белем ала. Әлеге акциядә катнашып, барысы да тагарак эшләгән, кошларга азык куйган. Язга кадәр тагаракларын күзәтеп, арытаба да азык өстәп торырга сөйләшкәннәр. Чынлап та, кыш көнендә кошларга азык җитешми. Шунлыктан алар бик интегә, хәтта һәлак тә була. Моны укучылар бик яхшы аңлый һәм безнең якларда кышлаучы канатлы дусларыбызга ярдәм итәргә тырыша. Шуны да әйтергә кирәк, бу тагаракны эшләүдә ата-аналар да активлык күрсәткән.
— Шулай ук төрле темаларга рәсемнәр эшлибез, шәҗәрәләр төзибез, мәктәп оештырган чаралардан читтә калмыйбыз, — ди укытучылары Илүзә Салават кызы.
Сөмбел Әсләмова.
Читайте нас: